Безнең Олы Мәтәскә балалар бакчасының бер юнәлешен балаларга экологик тәрбия бирү алып тора. Табигать балаларда күзәтүчәнлекне тәрбияләргә, гадәти булып тоелган табигать байлыкларын күрә белергә, әйләнә-тирәнең матурлыгын тоярга өйрәтә. Ә күптән түгел бакчабызда старт алган “Агрокласс” проектын тормышка ашыру эшчәнлеге кертелү, экологик юнәлештә тагын да тырышыбрак эшли башлауга этәргеч бирде. Бүген балалар белән комбайнер һөнәре белән таныштык. Башта виртуаль экскурсиягә барсак, ахырдан алган кичерешләр белән уртаклаштык.
30 март көнне Теләче муниципаль районы ҖЧҖ «Алан» хуҗалыгында тракторларга хәм арбаларга дәүләт техник карау уздырылды.
Техниканы карауга барлыгы 28 трактор, 22 арба әзерләнеп куелган иде. Тракторлар техник үлчәү приборлары белән тикшерелде. Тракторларның әзерлеген тикшерү вакытында, механизатор белән тәэмин ителүве, аларның тракторист - машинист таныклыгы булувы, тракторларның хәм арбаларның учетта торган документлары барлыгы тикшерелде.
Конкурста балалар иҗат үзәгенең һәм мәктәпләрдән иҗади коллективлар чыгыш ясадылар. Фестивальдә әзерләнүдә өстәмә белем бирү педагоглары, укытучылар, ата-аналар күп көч куйдылар. Жюри әһелләре яшь үзенчәлекләренә карап һәм чыгыш төрләренә карап урыннар билгеләде. Иң яхшылары Казан шәһәренә чакырылачаклар.
Чара табигатьне һәм аның энергетик ресурсларын саклап кулланырга чакыра.
Алар китапханәгә килүче «Салават күпере» белән «Сабантуй» журналларын укыдылар. Балалар бер-берсенә табышмаклар әйтештеләр, ребуслар, сканвордлар чиштеләр.
2014 нче елда башлангыч алган"Мәдәни көндәлек" проекты бары 1нче сыйныф укучыларына адресланган булса,быелгы елда ул барлык башлангыч сыйныфлар өчен булуы белән аерылып тора.Укучылар ел буена нинди мәдәни урыннарда булуларын шушы көндәлектә билгеләп баралар. Мәсәлән: китапханәдә, музейда, кинотеатрда...
30 март көнне Сауш авылы китапханәчесе яшь буын арасында өстәл уеннарын популярлаштыру йөзеннән, язгы каникул чорын файдалы үткәрсеннәр өчен, укучы балаларның фикерләү сәләтен, акылын үстерә торган шашка-шахмат уеннары ярышын оештырды.
Горький ХХ гасырда рус әдәбияты үсешенә зур йогынты ясаган. Аны «беренче рус пролетариат язучысы» дип атыйлар. Күргәзмәдә А.М.Горькийның хикәяләре, очерклары, мәкаләләре һәм башка әсәрләре тупланган китаплар, тормыш юлын һәм иҗатын яктырткан “Великий художник слова» буклеты урын алды. Шулай ук, язучының иҗатын бәяләгән мәкаләләр, аның тормышындагы Казан чорын тасвирлаган материаллар тәкъдим ителде.
Китапханәче балаларга «Тылсымлы сандык»та кызыклы китаплар, әкиятләр алып керде. Балаларны алып килгән китаплар белән таныштырды, әкиятләр, шигырьләр укыды. Аларга китапларны ертмаска, пөхтә итеп тотарга, укырга кирәклеге турында сөйләде. Балаларга бу очрашу бик ошады.
Күргәзмәгә яңа китаплар, эчтәлекле, рәсемле, әкиятләр, табигать турындагы китаплар куелды. Китапханәче балалар өчен яңа китапларга әңгәмәләр үткәрде. Яңа китаплар, яңа килгән журналлар белән таныштырды.