ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2018 ел
дүшәмбе

Шигърият көне ул- шигырь сөючеләр, шигърияткә, шигырь сәнгатенә, матур сүзгә, поэтик образларга битараф булмаган   кешеләр бәйрәме.                      Китапханәгә килүчеләр үзләренең яраткан шигырьләрен укыдылар. Алар тарафыннан хәзерге заман авторларының һәм татар классик шагыйрьләренең шигырь юллары яңгырады. Ә китапханәче Бөтендөнья шигърият көне уңаеннан оештырылган “Шигъри тәлгәшләр”- исемле китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде.

 

Ярышта  Теләче, Олы Нырсы, Сауш, Иске Җөри, Югары Кибәхуҗа мәктәп командалары катнашты.Уен нәтиҗәләре түбәндәгечә:

1 урын: Теләче урта мәктәбе

2 урын: Олы нырсы урта мәктәбе

3 урын: Сауш төп мәктәбе

Баландыш авылы китапханәсендә “Синең уку билетың” акциясе бара. Анда  мәктәпкәчә яшьтәге балалардан башлап ветераннарга кадәр катнаша ала. Һәр укучы биредә электрон Бердәм уку билетына ия була. Бердәм укучы билеты белән Республиканың теләсә кайсы китапханәсеннән файдаланып була

Олы Мәтәскә авылы китапханәсендә ел буена үткәреләсе мәдәни чараларга план төзелде. Шуның берсе 24 март көнне мәктәптә үткәрелде. Ул чарада рус теле укытучысы Нурмөхәммәтова Э.И., укучылар һәм мәдәният хезмәткәрләре катнашты. Китапханәче укучыларны кыскача язучының тормыш юлы һәм китаплары белән таныштырды. Укучылар да үзләре белгән мәгълүмәт белән уртаклаштылар.

Ветераннар безнең белән янәшә яши,барсы да китапханәгә йөри алмый. Китапханәче “Ветераннар янәшәдә яши”дигән девиз астында яңа китаплар белән таныштыру һәм китаплар өләшү   максатыннан рейд оештырды. Йөрү вакытында яңа китапларга, вакытлы мәтбугатка  күзәтү оештырды, аларга сәламәтлек һәм озын гомер теләде.

      23  нче   март көнне  Теләче урта мәктәбе     6 -7 нче сыйныфы укучылары « School theatre» дип аталган , театраль  коллективларның инглиз телендә  үткәрелгән,  район конкурсында катнаштылар.  Укучылар коллективын  конкурска  инглиз теле укытучылары   Л.Г. Алексеева һәм  Л.Т. Ахметзянова  әзерләде. Укучылар конкурста  инглиз телендә сөйләшеп,  матур кичерешләр алдылар,   уңышлы чыгыш ясадылар һәм  II урынны яуладылар.  Котлыйбыз!

Тренер Сафин Алмаз җитәкчелегендә спорт мәктәбе укучылары  да әлеге ярышта катнашып кайтты..

Китапханәдә бу көн уңаеннан "2018 ел - Лев Толстой елы" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Әлеге күргәзмә китапханә укучыларын Л.Н.Толстойның тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Укучылар аның балалар өчен язган хикәяләрен, әкиятләрен мәсәлләрен кычкырып укыдылар.Чара ахырында викторина сорауларына җавап бирделәр.

Шушы темага гәҗит чыгарылды, папка ясалды. Балалар Лев Николаевичның тормыш юлы һәм иҗаты  белән һәм аның танылган әсәрләре белән таныша алачаклар.

Республика күләмендә үткәрелә торган “Балкыш” фестивале кысаларында ветераннар арасында үткәрелгән мероприятие барышында Күкчә авыл китапханәсенен актив укучысы Вафина Минниса элек бастырылып чыккан гәҗиттән авыл тарихын яктырткан мәкалә белән таныштырды. Мондый материаллар китапханәдә аерым папкаларга тутырылып бара.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International