ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2018 ел
сишәмбе

Бэйрэмне укучылар бик котеп алды, торледэн-торле уеннар, жырлар, биюлэр башкарылды. Зур казанда пылау пеште, коймак эзерлэнде. Бэйрэм бик кунелле узды, хэркем тэмле ризыктан авыз итте. "Нэуруз" бэйрэме кунеллэребезне кутэреп, яшэу дэрте остэде.

    2018 елның 24 мартында «Биектау» спорткомплексында Халыкара класслы спорт остасы, Европа чемпионы, Олимпия уеннары катнашучысы С.Ф.Тимофеев призына ирекле көрәш буенча 3 ачык ботенроссия турниры узды. С.Ф.Тимофеев – безнең якташ, бугенге көндә Казан шәһәрендә яши, Биектауда ирекле көрәш буенча тренер булып эшли.

23 нче март көнне Югары Кибәхуҗа авылы мәдәният йортында мәктәп укучылары  арасында “School Theatre”  дип исемләнгән театр конкурсы булып узды. Бу конкурста Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе укучылары да актив катнашты һәм 3 нче урынга лаек булдылар. Конкурсның максаты инглиз теле өйрәнүнең сыйфатын яхшырту, укучыларның сәнгати һәм эстетик культурасын үстерү,аларга тормышта яхшылык һәм матурлыкны күрергә өйрәтү. Жюри членнары чыгышларны авазларның дөрес әйтелеше, башкару осталыгы, сәхнәдә үз-үзеңне тоту, оригинальлек, декорация һәм костюмнардан чыгып бәя бирде.

Айдар мәдәният йортында да "Оста куллар" берләшмәсе эшләп килә. Әлеге шөгельне якын күрүчеләрне бергә җыеп,бәйләү, чигү-тегү серләренә төшендерү, төсле кәгазьләр белән эшләү һәм вакытны файдалы үткәрү  максатыннан эшли әлегедәй берләшмәләр. Авылыбызның кул эшләрен яратып йөрүчеләр бер-берләрен өйрәтеп, үзләре дә яңа ачыш ясап, әлеге берләшмәгә теләп йөриләр.


26
март, 2018 ел
дүшәмбе

Исполнительный комитет Тюлячинского муниципального района напоминает об ответственности работодателей за нарушение норм трудового законодательства – за невыплату заработной платы.               

22-24 март көннәрендә Мамадышның Түбән Ошма авылында 2001-2003 елда туган егет-кызлар арасында көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелеге булып узды. Балалар спорт мәктәбе укучылары да әлеге ярышларда катнашты.

Рабит Батулла – күпкырлы әдип, төрле жанрларда иҗат итә. Ул психологик пландагы реалистик хикәяләре һәм юмор-сатира әсәрләре, күп кенә сәхнә әсәрләре, күләмле романнары белән укучыларга яхшы таныш. Киң җәмәгатьчелек аны татар халкының мәшһүр шәхесләре турындагы тарихи-әдәби документаль очерклар һәм Коръән тәфсиренә кагылышлы хезмәтләр авторы буларак та белә. Әлеге күргәзмәдә язучының куп кенә әсәрләре урын алды. Күргәзмәнең төп максаты әдип турында мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат бирү. Китапханәгә  килгән укучылар белән  күргәзмәгә күзәтү ясалды.

25 март көнне Шәтке авылы китапханәчесе “Балалар китабы – әкият дөньясы” дип исемләнгән әдәби дәрес үткәрде. Ул әлеге дәрестә Рус балалар язучысы ГХ.Андерсенның балачагы, иҗаты турында сөйләде. “Әкиятне беләсеңме?” дигән викторина үткәрде. Атналык дәвамында  балалар өчен кызыклы чаралар үткәрү дәвам итәчәк.

Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Халкыбызның игелекле ул” исемле китап күргәзмәсе куелды. Рабит Батулла әдәбиятның төрле жанрларында ижат итә. Иҗатының беренче чорында ул күбрәк курчак театры өчен яза.  Тирән эчтәлекле, актуаль проблемаларны чагылдырган «Кичер мине, әнкәй!», «Өчәү юлга чыктык», «Туйлар узгач», «Сират күпере», «Мин Америка ачтым» һ.б. драма әсәрләре тамашачы һәм укучы тарафыннан яратып кабул ителә. Рабит Батуллага 1985 елда «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә. Әдәбият өлкәсендә ирешкән уңышлары һәм иҗтимагый эшчәнлеге өчен ул Гаяз Исхакый исемендәге һәм Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге премияләренә лаеклы була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International