17 нче март көнне Теләче урта мәктәбендә «Живая классика» Бөтенроссия яшь шигырь сөйләүчеләр конкурсының муниципаль туры үтте. Конкурсның максаты яшь буынны шигырьләр укуга мәхәббәт тәрбияләү, рус һәм чит тел әдәбияты әсәрләре белән таныштыру иде. Бөтенроссия яшь шигырь сөйләүчеләр конкурсында районыбызның 5-11 нче сыйныфта укучылары катнашты. Теләче урта мәктәбе укучылары конкурсны матур чара белән башлап җибәрделәр, унышлы чыгыш ясадылар. Конкурс барлык катнашучылар күнелендә матур кичерешләр калдырды.
Күргәзмәдә урын алган басмаларны күзәтеп, газетада төрле елларда басылган язмалар белән дә танышу мөмкинлеге бар иде. "Ватаным Татарстан" – татар телендә чыгучы Татарстан дәүләт иҗтимагый-сәяси газетасы. Газета сәхифәләрендә мәкаләләрдән тыш рәсми документлар да бастырыла.
1918 елның 12 мартыннан “Эш” исеме астында чыга башлаган газета үзалдына татар халкына яңа хакимиятнең асылын аңлату, ул чыгарган законнарны шәрехләү hәм, билгеле инде, республикадагы, Россиядәге, дөньядагы хәлләрне җиткерү максатын куя. 1920 елдан газета «Татарстан хәбәрләре», соңрак «Татарстан», «Кызыл Татарстан», «Совет Татарстаны» исемнәрен йөртә. 1960 елдан 1992 елга кадәр – «Социалистик Татарстан» исеме белән чыгарыла. 1992 елдан бүгенге көнгә кадәр – "Ватаным Татарстан" дип атала.
Газета үткән чорда тарихи вакыйгаларга бәйле рәвештә исемнәрен алыштырып торса да, ул милли рухны үстерүгә, халыклар арасында дуслыкны ныгытуга хезмәт итә.
Балалар үзләренең җырга, биюгә булган осталыкларын күрсәттеләр.
15, 17 нче март көннәрендә Баландыш төп мәктәбе укучылары 2006-2004, 2003-2001 нче елгы кызлар һәм малайлар арасында кул көрәше буенча район беренчелегендә катнаштылар. 7 нче сыйныф укучысы Мөхәмәтшин Р. һәм 8 нче сыйныф укучысы Фәсхиев С. үз авырлыкларында I урынны, 8 нче сыйныф укучысы Минһаҗев Н. II урынны яулады. Аларны бу җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
2018 елнын 17 мартында “Батыр” спорткомплексында Теләче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе балалар сәламәтләндерү үзәге һәм “Олимп” яшьләр үзәге белән берлектә 2001-2003 елларда туган егетләр-кызлар һәм 2000 елда туган һәм аннан да олырак ир-атлар арасында кул көрәше буенча район беренчелеген үткәрде.
Ярышта барлыгы 13 мәктәптән, Кукмара, Балтач районыннан 161 кеше катнашты.
15 март көнне Теләче урта мәктәбендә “Гаилә һәм мәктәп “ җурналы баш мөхәррире Л.Р. Нәсыйхова һәм татар әдәбиятында зур урын алган яшь шагыйрь, Татарстан язучылар берлеге әгьзасы, Татарстан китап нәшрияты баш мөхәррире Ленар Шаех белән очрашу үткәрелде. Л.Р. Нәсыйхова “ Гаилә һәм мәктәп” журналы турында сөйләде. Талантлы шагыйрь Ленар Шаех үзенең шигырьләрен укыды. Теләче мәктәбе укучылары шагыйрьгә аның һәм үзләренең шигырьләрен укыдылар, матур концерт номерлары күрсәттеләр. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар. Очрашу һәркем өчен бик кызыклы булды.
13 февраля комиссия Департамента надзора и контроля в сфере образования провела плановую проверку МКУ «Отдел образования Исполнительного комитета Тюлячинского муниципального района РТ».
Сотрудники отдела надзора в сфере образования: Златкина Екатерина Анатольевна и Урмеева Альбина Сафаргалиевна проверили документы системы образования и эффективность ее работы.
26 марта планируется итоговое совещание (закрытие) плановой проверки образовательных учреждений Тюлячинского муниципального района.