ЯҢАЛЫКЛАР


24
июль, 2024 ел
чәршәмбе

Балалар әкиятләре дөньясы балаларны иҗади казанышларга, шул исәптән балалар әсәрләренә һәм аларның әкият геройларына багышланган иҗади эшләнмәләр һәм рәсемнәр ясауга рухландыра. Балалар әкиятләренә багышлап Шармыш авыл китапханәсе «И строчка каждая рисунком хочет стать» исемле конкурс үткәрде. Рәсемнәр төсле һәм төрле булып чыкты. Конкурста катнашучыларның эшләре китапханәдә күргәзмәдә тәкъдим ителде.

Балаларны рәсем сәнгатенә тарту, шулай ук җәйге ялларын күңелле үткәрү максатыннан 4 июль  көнне Максабаш авылы китапханәчесе  «Халык җәүһәрләре»  берләшмәсенә йөрүче балалар белән “Эх, ямьле син балачагым” дигән исем астында асфальтка рәсем ясау буенча конкурс оештырды. Акбур белән ясаган рәсемнәрдә – аларның гаиләләре, дуслары, яраткан уеннары, җәйнең матур табигате чагылдырылды.

Үз тормышларында яшүсмерләр еш кына төрле тормыш ситуацияләре белән очрашалар. Дөрес карарлар кабул итәргә өйрәнү өчен үз хокукларыңны һәм бурычларыңны белергә, якларга һәм башкаларның хокукларын бозмаска, даими рәвештә үзгәреп торган законнарда ориентлашырга кирәк.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә карата 4 июль көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә «Зыялы гаилә - милләтем киләчәге» дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәдә әлеге бәйрәмнең тарихы, җәмгыятьтә гаиләнең роле, гаилә мөнәсәбәтләре төзү һәм балаларны тәрбияләү турында китаплар, журналлар урын алды. Бу көнне китапханәгә килгән һәр укучы бәйрәм уңаеннан мәхәббәт һәм тугрылык символы булган, изге теләкләр язылган ромашка чәчәгенә ия булды.

Татар халкының традицияләрен торгызу, татар халык уеннарын һәм җырларын өйрәтү максатыннан, Казаклар авылы китапханәсендә Пушкин картасы проекты кысаларында "Кич утыру" фольклор кичәсе узды. Чарада китапханәче татар халкының гореф-гадәтләре, 50 ел элек безнең ата-бабаларыбызның озын кышкы кичәләр оештырулары, ни өчен мондый кичәләр "кич утыру" дип аталулары турында сөйләде. Чарада балалар төрле милли уеннар уйнап күңел ачтылар. Чара ахырында катнашучылар милли ризыклар, самовар чәе белән сыйландылар.

Кыргый этләр һәм бүреләр кешеләр янында яшәгәннәр. Ул вакытта кешеләр мәгарәләрдә яшәгәннәр һәм кыргый хайваннар тиресен кигәннәр. Аларның дуслыгы шунда ук башланмаган. Башта эт ау вакытында кешегә ияргән. Ләкин тиздән кеше дә, эт тә бергә яшәүнең никадәр яхшы икәнен аңлыйлар. Шул вакыттан алып алар кешеләр янында яшәделәр. Бөтендөнья эт көне 2 июльдә билгеләп үтелә икәнен бөтен кеше дә белми. Шушы көн уңаеннан Күкчә авылы китапханәчесе «Минем дүрт аяклы дустым» темасына рәсем конкурсы үткәрде. Мондый ярышлар хайваннарны кайгырту һәм мәхәббәт хисе, хайваннар өчен җаваплылык хисе уята.

Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре башлангыч һәм урта мәктәп яшендәге укучылар өчен куркынычсызлык дәресе үткәрделәр. Җәй - елның иң көтелгән вакыты, ул балаларга күп шатлык китерә - кояш, уеннар, йөзү, буш вакыт.

Анда организмга күп авыруларны җиңәргә ярдәм итүче кыйммәтле матдәләр яшеренгән. Табигатьнең иң якты вәкилләренең берсе - дару үсемлекләре. Кешелек тарихы сәламәтлекне саклау һәм авыруларны дәвалау өчен дару үсемлекләрен көнкүрештә куллану буенча зур тәҗрибә туплады. Бу темага мөрәҗәгать итүнең актуальлеге шунда ки, бүген дә дару үсемлекләре кыйммәтле даруларны алыштырып, төрле авыруларны дәвалауда киңрәк кулланыла.


23
июль, 2024 ел
сишәмбе

Теләче урта мәктәбенең “Дуслык” мәктәп яны лагерында “Уйнап күңел ачабыз” дип исемләнгән күңел ачу чарасы үткәрделәр. Әлеге чарада балалар бердәм булып табышмакларга, кызыклы сорауларга китаплардан җаваплар эзләделәр. “Йөзек салыш”, “Колакка колак”, “Очты, очты”, “Балык тоту”, “Кем җитез” кебек татар халык уеннарын уйнап җәйге ялларының бер көнен актив үткәрделәр.

Иске Җөри авылы модель китапханәсендә балалар өчен «Туган як чәчәкләре һәм үләннәре» дигән әңгәмә – экскурсия узды. Әлеге чара экологик грамоталылык һәм табигатькә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Балалар «урман аланында» һәм «чәчәкләр аланында» виртуаль сәяхәттә булдылар, экологик кагыйдәләр белән таныштылар.  Чара барышында балалар табышмакларны чиштеләр, табигать турында мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, әңгәмә ахырында урманга чыкканда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре һәм куркынычсызлык техникасы белән таныштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International