Безнең район командасын өстәмә белем бирү педагоглары Хәбиров Артур Рөстәм улы, Хәбиров Рөстәм Габделгазиз улы җитәкчелегендәге Теләче урта мәктәбе укучылары яклады.
27нче гыйнвар көнендә,кызлар арасында,ярышта Яр Чаллы шәhәреннән 56 нчы hәм 50 нче мәктәпләр,Аксубай,Теләче командалары катнашты. Кызларыбыз 4 нче урында калды.
Ә 28нче гыйнвар көнендә, малайлар арасында, Яр Чаллы шәhәренең 56 нчы hәм 50 нче мәктәпләре, Аксубай, Теләче, Мөслим, Мамадыш командалары катнашты. Егетлэребез 3 нче урын яуладылар.
Матди ярдәм күрсәткәне өчен шәhси эшмәкәр Саттаров Рәис Рәүф улына олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.
29 гыйнварда Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә хезмәткәрләр белән антитеррор буенча планнан тыш инструктаж уздырылды. Мәктәпкә чит кешеләрне кертмәү, автомобильләр территориядән ничә метр читкә куелырга тиешлеге хакында яхшылап кисәтелде. Пропуск режимының үтәлеше тикшерелде.
Очрашуга төрле уку йортларында укучы яшьләр килгән иде. Кичәдә кызыклы уеннар, биюләр оештырылды.
Министерство труда, занятости и социальной защиты Республики Татарстан информирует, что с 1 января 2018 года Федеральным законом от 28.12.2017 №421-ФЗ «О внесении изменений в отдельные законодательные акты Российской Федерации в части повышения минимального размера оплаты труда до прожиточного минимума трудоспособного населения» минимальный размер оплаты трудана территории Российской Федерации установлен на уровне 9489рублей в месяц.
Бүген ,26 январь, Олы Нырсы урта мәктәбе базысында кечкенә балалар өчен чаңгы ярышы узды.Районның һәр мәктәбеннән килгән малайлар, кызлар үзләренә тиешле чакрымнарны узды. Баландыш төп мәктәбеннән дә 8 укучы катнашып, 6 нчы урынны алып кайттылар. Ә 2 нче сыйныф укучысы Хәйретдинов Ибраһим үз яшендәге малайлар арасында 1 нче урынны яулады. Котлыйбыз!