ЯҢАЛЫКЛАР


30
гыйнвар, 2018 ел
сишәмбе

Өлкән буын китап укучылар А. Гыйләҗевның тормыш юлы белән таныштырып иҗатына күзәтү ясалды. Аяз Гыйләҗев  әсәрләренең тәрбияви кыйммәте, алар безнең милләтебезнең рухи байлыгы,безнең чор кешеләренең яшәү рәвешләрен киләчәк буыннарга да алып бару вазифасы тапшырылуы турында сөйләнелде.Берничә әсәреннән өзекләр укылды. Китап укучылар А. Гыйләҗев әсәрләрен үзләренә укырга өйләренә дә алдылар.

Бу вакыйга уңаеннан, 26 гыйнвар көнне Ямбулат авылы китапханәсендә" Балаларның якын дусты" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче кыскача гына шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде. Әминә Бикчәнтәева бөтен гомерен, иҗади сәләтен балалар тәрбиясенә багышлаган язучылардан иде. Ул 1938 елда яза башлый. Шигырьләрендә ул күбесенчә нәниләр турында яза, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең, әле беренче елларын гына мәктәпкә килгән укучыларның көндәлек тормыш эпизодларын, уеннарын,укуларын, үзара мөнәсәбәтләрен шигъри җанландырып, яшь буынның фикри һәм әхлакый тәрбиясенә бәйле күп кенә мөһим мәсьәләләрне күтәрә.  

Теләче 2нче балалар бакчасының өлкән төркемнәргә йөрүче балалар бик теләп рус телен өйрәнәләр. Балалар бакчасында шөгыльләрдә, режим моментларында рус телендә балаларның сөйләмен камилләштерү өчен барлык шартлар да тудырылган. Рус теле тәрбиячесе Ярмиева З.М. балалар белән уен формасында шөгыльләр уздыра һәм рус телендә шигырьләр, бармак уеннары, әкиятләр өйрәтә.

Теләче урта мәктәбендә математика атналыгы кысаларында   « Физика фәне белгечләре” темасына уен   булып үтте. Физика укытучысы И. Х. Алексеева  оештырган  ярышта  барлык  җиденче сыйныф укучылары  да бик  теләп катнашты. Укучылар ярышлар вакытында фән буенча булган белемнәрен, күнекмәләрен, фикерләү сәләтләрен күрсәттеләр. Уенда   7 б сыйныфы  командасы   җиңүче  булды. 7 в  сыйныфы  икенче урында, 7а сыйныфы укучылары  өченче урынны яулады.

«Татар кызы» бәйгесе-матурлык бәйгесе генә  түгел, ә яшьләр белән эшләүнең иң уңышлы алымнарының берсе булып тора. Ә иң мөһиме — мондый чаралар яшьләрдә милләтебез тарихы белән кызыксыну уята, туган телебезгә, гореф-гадәтләребезгә мәхәббәт тәрбияли, катнашучыларның белемнәрен һәм тормыш тәҗрибәсен арттыра.   Авылыбызның уңган-булган дүрт кызы үзара көч сынашкан, беренче тапкыр уздырылучы әлеге бәйге матур һәм күңелле узды. Катнашучыларның һәрберсе дә дүрт турдан торган әлеге чарага зур тырышлык белән әзерләнгәннәр.  Бәйге ахырында кызларга төрле номинацияләр буенча бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.

Балаларның якын дусты, сабый җанлы язучы, шагыйрә Әминә Бикчәнтәеваның  тууына 105 ел тулу уңаеннан, 29 гыйнвар көнне Айдар авыл китапханәсендә «Балалар әдәбиятының дәү әнисе” дигән исем белән 5,6,7 класс укучылары катнашында шагыйрәнең шигырьләрен кычкырып уку оештырылды. Беренче өлештә  балалар әдибәнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар. Гаилә фотоларын карадылар. Ә икенче өлешендә укучылар  чыгышы тыңланды. Алар  шигырьләрне сәнгатьле итеп кычкырып укыдылар. Чарага  Әминә Бикчәнтәевага багышланган китап күргәзмәсе эшләп куелды, китапларына күзәтү уздырылды.

1913 елның 26 гыйнварында Казанда эшче гаиләсендә дөньяга килә.  Урта мәктәптә җиде сыйныф һәм педагогия курсларын тәмамлый, аннары соң Казанның Бишбалта бистәсе мәктәбендә берничә ел балалар укыта. 19341938 елларда исә ул Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала. 1940 елда «Бүләк» исемле беренче китабы дөнья күрә. Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә  ”Балачакның моңлы шагыйрәсе” – исемле китап күргәзмәсе куелды. Язучының "Без өмет йолдызлары" китабындагы шигырьләрен балалар кычкырып укыдылар. Ә. Бикчәнтәева — 1958 елдан СССР Язучылар союзы члены.

28 гыйнвар көнне китапханәче Гөлфия Мухаметшина күчмә  китапханә белән Җәнәй авылына хезмәт күрсәтте.  Китапханәсез авылларны китап белән тәэмин итүнең мондый  юлы-укучыларны рухи азык белән бәйләп торса, ә китапханәчеләр өчен- китап укучылар саны арту белән бик отышлы.

26-27 гыйнвар көннәрендә Әлки районы Базарлы Матак авылында 2004-2006 елларда туган яшүсмер егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Республика беренчелеге булып үтте. Барлыгы 18 команда, 195 көрәшче бил алышкан ярышта безнең районнан спорт мәктәбе тренеры Фирзәр Гыйниятуллин житәкчелегендә Теләче  мәктәбе укучылары:

Шиһабетдин Мәрҗани  –  мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече, энциклопедик галим, реформатор, күпкырлы шәхес. Күргәзмәдә Шиһабетдин Мәрҗани турында газета-журналларда басылып чыккан мәгълүмәтләр урын алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International