Китапханәдә китап укучылар белән сугыш чорында үткән тормыш юлын искә төшердек, әлеге көнгә төзелгән күргәзмә белән таныштык. Күргәзмәдә сугыш турында язылган китаплар урын алды.
Укучыларга яңа кайткан китаплар, җурналлар тәкъдим ителде. Балалар үзләренә ошаган китапларны, җурналларны өйләренә укырга алдылар.
25 гыйнвар көнне, Күкчә авылы китапханәчесе “Тылсымлы сүзләр” берләшмәсенә йөруче укучылар белән берлектә шагыйрә, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Гөлшат Зәйнашеваның тууына 90 ел тулуга багышлап “ Иң гүзәл биеклек ”- дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Әңгәмәнең максаты шагыйрәнең иҗаты белән укучыларны якыннан таныштыру һәм матур әдәбият әсәрләренә мәхәббәт тәрбияләү булды.
Бу чараның төп максаты нәрсә ул дуслык?, чын дус нинди булырга тиеш, дуслык кагыйдәсен, игелеклелекне аңларга өйрәтүне үз эченә алды. Аннары балалар белән дуслык турындагы әкиятләр укылды һәм фикер алышулар булды. Әйдәгез, бер - беребезгә ягымлы, кайгыртучан булыйк һәм тату яшик! - дигән сүзләр белән тәрбия сәгатебез тәмамланды.
2018 елның 26 гыйнвар көнендә “Родник” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм итү бүлекчәсе белгечләре график нигезендә социаль – хокукый хезмәт күрсәтү ярдәме белән Баландыш җирлегендә консультатив көн үткәрделәр.
Теләче урта мәктәбендә математика атналыгы кысаларында математика фәне буенча КВН үткәрелде. Күнелле чарада барлык бишенче сыйныф укучылары катнашты.Укучылар ярышлар вакытында фән буенча булган белемнәрен генә түгел, логик фикеләү күнекмәларен, җитезлекләрен дә күрсәттеләр. Күңелле математик чараны математика укытучысы Е.В. Иванова оештырды.
Лев Никола́евич Толсто́й - рус язучылары һәм фикер йөртүчеләре арасында иң күренеклесе. Шул уңайдан 25 гыйнвар көнне Иске Җөри авыл китапханәсендә бөек язучы – Лев Николаевич Толстойның тууына 190 ел тулуга багышланган «Зеркало русской души» дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Л.Н.Толстойга багышланган күргәзмәдә язучының тормыш юлы һәм китаплары урын алды. Барлык укучыларны да күргәзмә белән танышырга көтеп калам.
Шушы уңайдан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге олы юбилейны зурлап үткәрү турындагы Указга кул куйды. 25 гыйнвар көнне Казаклар авылы китапханәсендә Бөек татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәче, тарихчы, дин әһеле һәм педагог Шиһабетдин Мәрҗанигә багышлап "Шиһабетдин Мәрҗани – киңкырлы шәхес" дип исемләнгән күргәзмә ясалды. Күргәзмәдә Шиһабетдин Мәрҗани турында газета-журналларда басылып чыккан мәгълүмәтләр урын алды.
Олимпиадаларның төп максаты һәм бурычлары − укучыларда танып-белү эшчәнлегенә кызыксыну уяту, сәләтле һәм талантлы балаларны ачыклау. Олимпиада да катнашкан балалар диплом белән бүләкләнде.
Экскурсия алдыннан тәрбиячеләр балалар белән китапханә турында әңгәмә оештырып, анда эшләүчеләр, китап укучылар, нинди китаплар барлыгы турында сөйләшү уздырды.Балаларны китапханәчеләр бик җылы каршылады. Алар сабыйларга китаплар белән тулы киштәләрне, уку залын, китапларның картотекасын күрсәттеләр. Балалар уку залында якташ язучыларыбыз һәм аларның китаплары белән таныштылар. Китапханәдә кирәкле китапларны ничек табарга кирәклеге турында да әңгәмә үткәрелде.Шулай ук китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр.