ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2018 ел
дүшәмбе

Китапханәсез мәктәпне күз алдына китерүе кыен. Мәктәп китапханәсе һәр укучы һәм укытучының төп таяну ноктасы булып тора. Белешмә сүзлекләр, методик ярдәмлекләр, матур әдәбият, вакытлы матбугат чаралары- һәммәсе бүгенге укучыга багышлана. Китапханә ул - мәктәп терәге.  Ә мәктәп – белем йорты. Мәктәп китапханәсе укучыларны белемле итүдә зур роль уйный.  Бүген,25 гыйнвар, Баландыш төп мәктәбе китапханәчесе Мөбәрәкшина Ф.Г. 1 нче сыйныф укучыларын “Китаплар иленә сәяхәткә” алып барды. Беренчеләр кулларына яшь үзенчәлекләренә туры килгән китаплар яздырып алдылар.

Балаларның утка табигый тартылуы ата-аналар һәм тәрбиячеләрнең күз уңаеннан ычкындырылмаска тиеш. Нәкъ менә алар беренче булып сабыйларга утның куркыныч көч булуы, саксыз кулланганда коточкыч фаҗигаләргә китерүе хакында сөйләргә тиеш. Шуңа күрә балалар бакчасындагы тәрбияченең бурычы балаларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып куркынычсызлык таләпләре белән таныштыру, кирәкле белемнәр белән коралландыру. 

Теләче урта  мәктәбендә математика атналыгы кысаларында математика фәне буенча куңелле стартлар үтте.  Күнелле стартларда барлык  алтынчы  сыйныф укучылары катнашты.Укучылар ярышлар вакытында фән буенча булган белемнәрен гена тугел, физик яктан да кунекмәларен күрсәттеләр. Күңелле стартларны  математика  укытучысы  Е.А. Акмалдинова оештырды.


25
гыйнвар, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Теләче урта мәктәбендә математика атналыгы кысаларында математика фәне буенча калейдоскоп  булып үтте. Математика укытучысы Г.Р. Галимханова  оештырган  ярышта  барлык сигезенче сыйныф укучылары  да бик  теләп катнашты. Укучылар ярышлар вакытында фән буенча булган белемнәрен, күнекмәләрен, фикерләү сәләтләрен күрсәттеләр. Уенда   8 б сыйныфы  командасы   җиңүче  булды.  

Теләче урта  мәктәбендә математика атналыгы кысаларында  информатика  фәне буенча  “ Робот – фест”  конкурсы  оештырылды.  Конкурста    7 - 10 сыйныф укучылары катнашты.Укучылар ярышлар вакытында фән буенча булган белемнәрен гена тугел, җитезлек  яктан да кунекмәларен күрсәттеләр. Конкурсны  информатика укытучысы Ф.Ф. Гаптрахманов оештырды.

Шул уңайдан гыйнвар ае - Фатыйх Хөсни айлыгы дип игълан ителде. Бу айда - музейга экскурцияләр оештыру, викториналар үткәрү, күргәзмәләр эшләү каралды.  25 нче гыйнвар көнне  “Каенкай” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең олырак төркеме музейга экскурциягә килделәр.  Алар музей һәм  музейдагы язучының экспонатлары белән таныштылар.  

Кул эшләрен халык рухи чыганакның чишмәсе дип атаган. Дәрес сөйләшү формасында алып барылды, катнашучыларга кул эшләре буенча мәкаләләр, яңалыклар белән танышу , тәҗрибә белән уртаклашу кебек кызыклы алымнар кулланылды. Дәрестә катнашучылар зур канәгәтьләнү хисе белән таралыштылар.

Һәр елны бу Проект кысаларында төрле иҗади бәйгеләр һәм олимпиадалар үткәрелә. Бәйгеләрнең максаты әйләнә-тирә мохитнең төп проблемаларына һәм күренешләренә җәмгыятьнең игътибарын юнәлтү. Балалага, нинди яшьтә булуына карамастан, үз фикерен әйтү мөмкинлеген бирергә кирәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International