Авыл халкы газета битләрендә яңа китаплар, үткәрелгән кичәләр, алга куелган планнар белән таныша алалар. Сезнең хозурыгызга китапханә газетасының яңа 2017 елга 8 санын тәкъдим итәбез. “Китапханә хәбәрләре” А4 форматында 4 битле булып чыгарыла. Китап укучыларыбызга газета бик ошый.
Бу уенда ике команда үзара көч сынаштылар. Конкурста укучыларның белемнәре төрлечә бәяләнде. Анда кроссвордлар да, табышмак, мәкаль - әйтемнәр дә, логик фикерләүгә нигезләнгән кызыклы сораулар да бар иде. Уен файдалы һәм кызыклы үтте.
28 сентябрь конне «Көзге мәрхәмәтлелек атнасы» кысаларында , Максабаш авылы китапханэсендэ «Халык жэуһәрләре» берлэшмэсенэ йоруче укучылар белэн кошларга жимлеклэр ясадылар һәм китапханэдэн ерак булмаган агачлыкка урнаштырдылар.
Балалар бу бәйрәмдә теләп катнаштылар. Алар йөгерделәр дә, ярыша-ярыша яфрак та җыйдылар, футбол уйнадылар. Көн дә искиткеч матур иде, балаларның да сөенечләре зур булды.
Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә “Игелек энергиясе” акциясе кысаларында гомуммәктәп линейкасы уздырылды. Һәр класста тәрбия сәгатьләре үткәрелде. Рәсем конкурслары оештырылды.
Балалар бакчасында балаларның сәламәтлеген саклау безнең барыбызның да төп бурычыбыз. Шул уңайдан без балалар бакчасына фельдшер Фасхиева Наҗия апаны чакырдык. Ул үзенең чыгышында балаларга сәламәтлекне саклау кагыйдәләрен аңлатты.
Сәламәтлек-иң зур байлык. Балаларның яшьтән үк сәламәт булып үсүе бик мөһим. Сәламәтлек әле ул авырмау гына түгел, үзеңне тыныч, гармонияле итеп хис итү; башка кешеләргә карата мәрхәмәтле, яхшы мөнәсәбәттә булу.
Әлеге уенның асылы шуннан гыйбарәт, укучылар китапның исемен дә, авторын да, нинди жанрда икәнен дә белмичә сайлап алырга тиешләр. Чөнки китаплар кәгазьгә төреп куелган иде. Шунда ук китап укучылар өчен уенның кагыйдәләре дә урнаштырылды.
27 сентябрь көнне район мәдәният йорты методисты Ибрагимова З.В. җитәкчелегендә эшләп килүче “Барсын да белергә телим” клуб берләшмәсенә йөрүче балалар белән , республикада узучы “Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы” акциясе кысаларында , районның “Туган якны өйрәнү музее”на экскурсия оештырылды.
28 сентябрь көнне Иске Җөри авыл китапханәчесе Рузалия Гильмутдинова, «Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы” акциясе кысаларында чишмәләрне барлау һәм чистарту максаты белән, балалар белән авылдагы «Изге чишмәгә» экскурсия оештырды. Бу сәяхәттә китапханәче балаларны чишмәләрнең тарихы белән таныштырды, ничек килеп чыгулары турында мәгълүмат бирде.