ЯҢАЛЫКЛАР


29
сентябрь, 2017 ел
җомга

Олы Мишә урта мәктәбендә “Көзге яхшылык атнасы” акциясе дәвам итә. Укучыларыбыз “Көн саен яхшылык кыл!” девизы астында яхшы эшләр, изгелекләр эшләп калырга тырышалар. Бүген алар “Күбәләк” балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләрне сөендереп кайттылар.

27нче сентябрь көнне Теләче 2нче балалар бакчасы педагоглары Галимова Н.Ф. һәм Закирова А.Х. “Белем бирү оешмаларында ОВЗ һәм cәламәтлекләре чикле балаларга белем  бирү һәм социальләштерү өчен методик, психолог-педагогик ярдәм” темасы астында уздырылган фәнни-методик семинарда катнаштылар. Семинарда КИУ ИЭУП килгән лекторлар чыгыш ясады. Алар бүгенге көндә педагоглар сәламәтлекләре чикле балаларга тәрбия һәм белем бирү барышында нинди норматив документларга нигезләнеп эшләргә һәм нинди педагогик алымнар кулланырга икәнлеге турында аңлатма бирделәр.

27 сентябрьдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә югары сыйныф укучылары белән тренинг үткәрелде. В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты вәкилләре профессиональ юнәлеш буенча тренинг кына үткәреп калмадылар, укучыларны борчыган сорауларга да җавап бирделәр. Чарадан һәркем канәгать калды.

Сүз алда торган бурычлар, эш планнары, үткәргән чараларга анализ һәм башкалар турында барды.

Шулай ук, әлеге киңәшмәдә  Теләче районы буенча эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Хәйретдинов А.Ф. һәм  районның юхиди бүлеге начальнигы Каримуллин  И.Х. лар да катнашты һәм  терроризм, эсктремизмны булдырмауның юллары турында анлатылды.

Китапханәдә мондый  алымнар куллану - аның дәрәҗәсен арттыруга, ныгытуга китерә. "Китапханә сулышы" газетасының дөньяга чыгуы  китап укучылар белән тыгыз  элемтәдә тору мөмкилеге тудыра.  

Шул уңайдан, Айдар авыл китапханәчесе һәм мәдәният йорты директоры "Ромашка" балалар бакчасы коллективын һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләп, эшләрендә зур уңышлар теләделәр, күтәренке кәеф һәм бәйрәм рухы бүләк иттеләр.

Чарада актив китап укучылар - 1 нче сыйныф укучылары катнашты. Китапханәче Хазипова Флера Анваровна балаларны китапханә белән таныштырды.Балалар кызыклы викторинада катнаштылар. Китапханәче балалар кызыксынып укыган китапларга һәм журналларга күзәтү ясады.

Конкурс 4 октябрь көнне Арча мәдәният йортында узачак. Анда «Дулкын», «Ядкәрь» вокаль ансамбльләре, «Сударушка» рус фольклор ансамбле, «Сюрприз» бию коллективлары  чыгыш ясаячаклар.

Туган як тарихын өйрәнүгә кызыксыну уяту, үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек, милли үзаң, кече ватаның белән горурлану  кебек хисләр тәрбияләү максатыннан уздырылган  конкурска Урта Мишә авыл китапханәчесе Г.Мухаметшина  “Туган авылымның тарихы” номинациясенә иҗади эшен җибәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International