ЯҢАЛЫКЛАР


29
сентябрь, 2017 ел
җомга

Шушы акция кысаларында 27 сентябрь көнне Казаклар авылы китапханәсендә, балалар белән берлектә кошларга пластик шешәләрдән җимлекләр ясалды. Әзерләнгән җимлекләргә кошлар өчен көнбагыш, ярмалар салынды һәм китапханә бакчасындагы агачларга эленде. 

Шул максат белән Максабаш авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә түгәрәк өстәл артында сөйләшү алып барылды. Уздырылачак чаралар белән укучыларны таныштырып, алдагы атнага эш планы төзелде. 

27 сентябрь  көнне Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта гомумбелем бирү мәктәбендә В.Г.Тимирясов исемендәге  Казан инновация университеты вәкилләре  белән очрашу оештырылды. Очрашуны Ахметова Дания Загриевна,  КИУ  проректоры, Челнокова Татьяна Александровна, Горынина Вера Сергеевна, Игнатьев Артем Евгеньевич үткәрде. Алар укучыларны университетның эшчәнлеге, студентлар тормышы, әлеге уку йортына керү тәртибе белән таныштырдылар. Очрашу бик   җанлы  үтте, укучылар үзләре өчен  күп файдалы мәгълъмат алдылар.

26 сентябрь көнне, «Көзге мәрхәмәтлелек атнасы» кысаларында, Субаш авыл китапханәсендә клуб белән берлектә, сәламәтлекләре чикле булган балалар белән "Без төрле - ләкин без бергә" дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. 

Әлеге экскурсия ярдәмендә без:

- беренче сыйныф укучыларына «китапханә», «китап фонды», «уку залы» төшенчәләре буенча  китапханә - библиографик һәм мәгълүмати белем бирдек;

- балалар китапханәсе шартларында үз - үзеңә хезмәт күрсәтү буенча алынган беренчел күнекмәләрен ныгыттык;

- китаплар дөньясыннан мөстәкыйль рәвештә үзеңә кирәкле китапны сайлап алырга һәм аннан файдалана белергә өйрәттек;

- тәрбияви максаттан «балалар китапханәсендә үз – үзеңне тоту кагыйдәләре» белән таныштырдык.


28
сентябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

27-28 сентября активистами РДШ и педагогом-организатором Кочергиной З.Б были проведены интерактивные уроки «Что такое энергосбережение и энергоэффективность?», направленные на популяризацию рационального использования энергоресурсов в быту. Уроки прошли в 6-7 классах. Учащиеся ознакомились с 10 правилами энергосбережения. Так же активистами РДШ  в отрядах была проведена тематическая игра «Дом с умом».

26 сентябрь көнне Ямбулат авылы китапханәсендә Экология һәм җәмәгать урыннары елы уңаеннан, "Туган як табигатеңне сакла"дигән табигатькә карата күзәтү үткәрелде. Бу экологик дәреснең мәгънәсе дә шунда ки, табигатьне саклар өчен иң мөһиме нәрсә эшләргә соң? Беренчедән, шуны аңларга кирәк, безнең арадан һәрберебез табигатьнең һәр хәзинәсе өчен җавап бирергә тиешбез. Икенчедән, кеше балачагыннан ук  үзендә табигатькә сак караш  тәрбияләргә тиеш. Өченчедән, табигатькә  һәм кешегә зыян китерми торган техника һәм технологияләр эшләнергә тиеш. Шуңа күрә дә табигать белән аның байлыкларын  арттырып, берлектә яшәргә кирәк .

Бәйрәмнең төп максаты – җәмгыятьнең игътибарын балалар бакчасы тормышына юнәлтү. Нәкъ менә мәктәпкәчә яшьтәге вакыт – баланың шәхесе формалаша торган чоры. Сәламәтлекне чыныктыру,  әйлә-тирәне танып белү, үз үзеңне хөрмәт итәргә, яхшыны яманнан аера белергә өйрәтүдә тәрбиячеләрнең роле зур. Шул уңайдан Айдар мәдәният йорты директоры һәм китапханәче өчен  Айдар "Ромашка" балалар бакчасында эшләүче хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән  котларга мөмкинлек туды.

Аларга нык сәламәтлек, куаныч-шатлыклар, иминлек, катлаулы һәм мөһим эшләрендә зур уңышлар, киләчәк көннәрендэ дә матур хезмәт нәтиҗәләре алып килүен, якыннарының кадер-хөрмәтен, игелеген тоеп бәхетле яшәүләрен теләдек.

26 сентябрьдә «Көзге мәрхәмәтлелек атнасы» кысаларында, Субаш авыл китапханәсендә,авыл  клубы белән берлектә, сәламәтлекләре чикләнгән балалар белән "Без төрле - ләкин без бергә" дип исемләнгән әнгәмә үткәрелгән. 

Республикабызда «Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы» башланды. Шул уңайдан Баландыш төп гомуми белем биру мәктәбенең 5нче сыйныф укучылары Гилазова Э.Р. җитәкчелегендә  өлкәннәребезгә ярдәм иттеләр.   Балалар  бакчаны казып, кишер, чөгендер уңышын җыеп алдылар.  Атна дәвамында изге эшләр дәвам итәчәк.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International