ЯҢАЛЫКЛАР


28
сентябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

«Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы» кысаларында Урта Мишә авылы китапханәсе, клуб мөдире белән берлектә, тыл ветераны Валиуллина Сәрия әби белән очрашуга бардылар. Ул хәзергесе вакытта балалары, оныклары, оныкчыклары хөрмәтендә, аларның яратуын тоеп яши, балаларына изгелек теләп догалар укый. Изгелекләр кылып яшәү атнага түгел, ә гомергә сузылсын иде.

26 сентябрь көнне Теләче җирлекара китапханәсенең уку залында терроризмга каршы көрәш айлыгы кысаларында “ Без бердәм, бербөтен   халык” дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында сөйләшү узды. Очрашуда авыл имамнары, татар теле һәм тарих укытучылары, китапханәчеләр катнашты.Чарада  район китапханәләр челтәре директоры Ризида Давлиева районыбызның имам хатибы  Фәләхиев, мәртәбәле кунак Талия Сәгыйть кызы чыгыш ясады. Һәркайсы үзенең чыгышында “терроризм “төшенчәсенең нинди зур афәт икәнен ассызыклады. “Ислам белән экстримизм бер яссылыкта бер ничек тә бергә була алмый” – дип үзенең чыгышын тәмамлады Исмәгыйл хәзрәт.

Килгән кунакларга   мәшһүр галим, дин белгече Галимҗан Баруди, Татарстанның беренче абыстае, күп кенә дини китаплар авторы Рәшидә абыстай Исхакый турында видеофильм күрсәтелде. Шулай ук “Мәшһүр галимнәребез”, “Терроризм – угроза обществу” исемле китап күргәзмәләре тәкъдим ителде.

Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә, республикабызның барлык мәгариф учреждениеләрендәге кебек, бөтенроссия һәм республика олимпиадаларының мәктәп туры башланды. Фән олимпиадалары- укучыларга белемнәрен күрсәтергә мөмкинлек тудыручы чара. Олимпиадаларда катнашучы укучыларга уңышлар телибез.

Балыклы башлангыч мәктәбендә кызыклы кешеләр белән очрашу матур гадәткә әйләнде. Авыл китапханәчесе белән бүгенге очрашу да балалар күңеленә кереп калырлык булды. Илсияр апалары аларга китапханәче  һөнәре турында сөйләде һәм балалар белән төрле конкурслар, викториналар үткәрде.

Бүген безнең Шәтке балалар бакчасына авылыбыз фельдшере Ильсияр апа килде. Ул балаларга грипп турында лекция сөйләде. Ильсияр апалары балалар белән  "Грипптан саклану чаралары" дигән темага әңгәмә үткәрде, шулайук ниөчен прививкадан курыкмаска кирәклеген аңлатты ,балалар прививканы үзләренең сәламәтлекләре өчен кирәк икәнлеген аңладылар.

Бүген тәрбияче балаларга нинди ризыклар ашарга кирәк, аларның файдасы нинди икәнлеге турында ңәгәмә үткәрде. Аннары балалар белән бергәләп, салат ясадылар. Балаларга салатларны  кечкенә яшьтән үк көндәлек ашау рационына кертергә кирәк. Яшелчә, җиләк-җимеш  составындагы туклыклы минераль матдәләр һәм витаминнар һәртөрле авыруларны булдырмый. Гади генә рецепт белән ясалган витаминлы  салатлар балаларның сәламәтлеге өчен икенче “дару” икәнен без исебездән чыгармаска тиеш. Көннәр суыту белән балаларның организмы авыртуларга тиз бирешүчән була, витаминнар җитми. Менә шуның өчен дә без бүген балалар белән сарымсаклы кишер һәм чөгендер салатлары ясадык. Бу беренчедән балаларны эш сөяргә өйрәтә, икенчедән  витаминлы салат төрләрен өйрәнәләр. Балалар салатларны ясарга бик теләп булыштылар. Үзләре ясаган салатларның файдалы булуы турында сөйләделәр. Ахырдан тәмле салатны ашап, рәхмәтләрен әйттеләр.

Китапханәче балаларны күңелле һәм мавыктыргыч презентация ярдәмендә китап белән ничек эш итәргә һәм аларны ничек сакларга икәнлеген аңлатты. Кагыйдәләрне искә төшергәннән соң, “Ягез әле,балалар” дигән мавыктыргыч викторина биремнәрен үтәделәр.

Балалар бакчасы балалар белән гөр килеп торды. Катнашучыларга килсәк, зурлар һәм мәктәпкәчә төркем балалары түземлек белән старт бирелүен көтте, ә инде уртанчылар төркем балалры янатарлар булдылар. Бар катнашканнарга ,Афәрин!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International