Турнирда балалар төрле ребуслар, табышмаклар чиштеләр, табигать һәм җәй турында шигырьләр укыдылар. Турнир барышында «Твои непрочитанные книги» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә презентация күрсәтелде.
28 - 29 нчы июнь көннәрендә Минзәлә шәһәрендә Татарстан Республикасының XI укучылар Спартакиадасы кысаларында 2000-2002 елгы кызлар арасында футбол буенча ярышлар булып узды. Ярышларда Теләче, Минзәлә, Черемшән, Әтнә, Чүпрәле, Апас районнарыннан җыелма командалар катнашты. Кызу ярышларда Теләче районы командасы бик яхшы уйнады һәм 1 урынны яулады. Команда составында Теләче урта мәктәбе укучылары да ярышты. Җиңүчеләрне котлыйбыз!
Беренчелектә Теләче, Минзәлә, Черемшән, Әтнә, Чүпрәле, Апас районнарыннан җыелма командалар катнашты. Ярышның беренче көнендә безнең команда Апас, Чүпрәле, Әтнә командаларын җиңеп, финалга чыкты. Финалда 4:0 исәбе белән Минзәлә һәм 0:0 исәбе белән Черемшән командаларын җиңеп 1 урынны яулады. Икенче урында Минзәлә районы, икенче урында Черемшән районы.
Укучыларның буш вакытларының шактый өлешен җәйге каникуллар тәшкил итә. Җәйге чор баланың иҗат потенциалын үстерү, шәхси мөмкинлеген камилләштерү, мәдәни кыйммәтләребезгә тарту, акыл үсеше һәм рухи дөньясын баету өчен иң уңайлы вакыт. Әлеге акцияне үткәреп без әдәби геройлар аша балаларның китап укуга кызыксынуларын арттырдык һәм гаять зур информацион киңлектә югалып калмас өчен дөрес юнәлеш бирергә тырыштык.
Бәйрәмгә укучыларның әти – әниләре , укытучылар чакырулы иде. Бәйрәм башында мәктәбебез директоры Сөнгәтуллин М.М укучыларга аттестат тапшырды, укучыларга укытучылар, әти- әниләр үзләренең теләкләрен җиткерделәр. Кадерле балалар сезгә бары тик изге теләкләр генә телибез, һәрберегез үз юлыгызны табыгыз, теләгән максатларыгызга ирешегез! Ак юллар сезгә!
24 июнь көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе укучылары өчен чыгарылыш кичәсе үтте. Кичәгә укучыларның әти- әниләре, укытучылар чакырулы иде. Бәйрәм башында мәктәп директоры Миннекаева Г.Г. 11 сыйныф укучыларына аттестатлар тапшырды. Кичә җыр-бию, күңелле уеннар белән үрелеп барды.
Мәктәпне уңышлы тәмамлап 7 укучы өлгергәнлек аттестаты алу бәхетенә иреште. Укучыларга киләчәктә уңышлар теләп калабыз. Барлык теләкләре тормышка ашсын! Ак юл сезгә, укучылар!
Бу бәйрәмнең тарихы бик борынгы төрки бабаларыбызга барып тоташа. Әлеге бәйрәм уңаеннан 30 июнь көнне Теләче үзәк китпаханәсенең уку залында «Чорлар кичкән Сабан туе рухын киләчәккә илтик көчәйтеп» исемле күргәзмә эшләнде.
29 нче июнь көнне Теләче урта мәктәбендә 11 нче сыйныф укучылары өчен бик матур чыгарылыш кичәсе оештырылды. Быел мәктәпне 33 укучы тәмамлады. Алар арасында 6 укучы: Бариев Айзат, Габделхакова Ризалә, Габдрахманов Рамиз, Егорова Диана, Закиров Ильсур, Тихонова Виолетта кызыл аттестат алдылар. Чыгарылыш сыйныф укучыларын мәктәп директоры Р.Р. Назипов, укытучылар һәм әти –әниләре котлады. Хәерле юллар сезгә, балалар!