Теләче командасы 4 урын яулады һәм финалга чыкты.
1 урын – Кукмара, 2 урын – Мамадыш районы, 3 нче урын – Саба районы.
12 май көнне район мәдәният йортында “Җирдә каласы килә җыр булып” дип исемләнгән программа буенча халкыбызның сөекле җырчысы, якташыбыз Таһир Якуповны искә алу кичәсе булып үтте.
Иң элек районыбыздан чыккан танылган җырчылар, районыбызның сәнгать осталары, бер сүз белән, танылган якташларыбыз Теләчедә урнашкан Туган якны өйрәнү музеенда Таһир Якуповның шәхси әйберләрен карады.
Соңрак чара район мәдәният йортында концерт номерлары белән дәвам итте. Кичәдә җырчының репертуарындагы җырлар яңгырады.
Аның турындагы истәлекләр, видео язмалар белән үрелеп барган кичә райондашларыбыз күңелендә озак сакланыр.
«Иске Казан Түгәрәк уены» – ул күпкырлы чара һәм үзенә күрә бер иҗат лабораториясе дә. Елдан ел фестиваль үзгәрешләр кичерә, киңәя, аның эчтәлеге байый, төрлеләнә бара. Әлеге фестивальдә безнең районнан Югары Мәтәскә авыл клубының “Фазыл чишмәсе” фольклор коллективы да катнашып кайту бәхетенә иреште.
Аның максаты балаларда толерантлык тәрбияләүгә багышланган. Чараның программасына тематик күңел ачу уеннары кергән иде.
15 май көнне Баландыш төп мәктәбендә “Габдулла Тукай- табигать сакчысы” дип исемләнгән район конкурсының шигырь бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Гайнетдинова Н., Ситдикова К,, Мубаракшина Ч., Гилязиева З., Назипов З. бу бәйгедә актив катнашкан өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Аларны китапханәче Назипова М.Х. әзерләде.
2017 елнын 12 май көнне Югары Кибәхужа авыл җирлегенә кергән авылларда яшәүче шәхси затларның трактор, тагылма арба хәм үзйөрешле машиналарына еллык техник карау уздырылды. Аларның теркәү документлары, тракторларның төзеклеге тикшерелде. Тикшерү барышында бу техникаларның эксплуатацияләнү вакытында техника куркынычсызлыгы таләпләренә туры килүе каралды.
Техник карауга җирлектә яшәүчеләрдә учетта булган 39 берәмлек техникадан 25 е куелган иде. Тикшерү вакытында зур кимчелекләр табылмады.
Чираттагы мондый чара агымдагы елның 15 май көнне Кече Кибэхужа авыл җирлегендә узачак.
Олы Мәтәскә урта мәктәбенең 6,7 сыйныф укучылары – рус теленнән, 8 сыйныф укучылары- тарихтан сынау үттеләр. Укучыларга уңышлар телибез!