ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2017 ел
сишәмбе

Тәрбиячеләр һәм эшчеләр җирне эшкәртәләр, түтәлләр  ясыйлар. Яшелчәләр, чәчәкләр утырталар. Җәй һәм көз көннәрендә безнең 3нче балалар бакчасы бик матур булсын иде.

2017 елнын 15 май көнне Кече Кибәхуҗа авыл җирлегенә кергән авылларда яшәүче  шәхси затларның трактор, тагылма арба хәм үзйөрешле машиналарына еллык техник карау уздырылды.  Аларның теркәү документлары, тракторларның  төзеклеге тикшерелде. Тикшерү барышында бу техникаларның эксплуатацияләнү вакытында техника куркынычсызлыгы таләпләренә туры килүе каралды.

Техник карауга җирлектә яшәүчеләрдә учетта булган 26 берәмлек техникадан 24 е куелган иде. Тикшерү вакытында зур кимчелекләр табылмады.

Чираттагы мондый чара агымдагы елның 16 май көнне Иске Җөри авыл җирлегендә узачак.

Алар зиһенне баетуда, акыл сәләтен үстерүдә, уйлау – фикерләүне тирәнәйтүдә зур әһәмияткә ия. 13 май көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә укучылар белән “Отканга – мәкаль, тапкырга – табышмак” дигән исем астында - хайваннар, үсемлекләр, әйләнә - тирәбездә очрый торган башка әйберләр турында табышмаклар иленә сәяхәт иттек.


15
май, 2017 ел
дүшәмбе

Вакытында хәм сыйфатлы итеп, авыл хуҗалыгы техникасын 2017 елның  терлек азыгы әзерләү максатыннан, район хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү техникасын эшкә әзерлеге бара. Хуҗалыклар алдында терлек азыгы әзерләү техникасын механизаторлар белән хәм кирәкле запас частьләр белән тәэмин итү кебек сораулар тора.

Максабаш башланыч мәктәбендә укучылар һәм аларның әти-әниләре көче белән мәктәп территориясендә җиләк-җимеш куаклары утыртылды. Катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез. Мәктәбебез  тагын да матуррак һәм ямьлерәк булыр дип ышанып калабыз.

15 майда Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә Гаилә көненә багышланган тәрбия сәгате уздырылды. Гаилә кыйммәтләрен тану, аны ныгыту – тәрбиянең мөһим элементы булып тора. Чара барышында 8 сыйныф җитәкчесе Гатауллина Д.Г. укучыларны гаилә кыйммәтләре һәм  традицияләре белән таныштырды. “Үзегезнең гаилә кыйммәтләрегезне сакларга, аны буыннан-буынга тапшырырга онытмагыз. Барысы да сезнең кулларда”, - дип йомгаклады ул үзенең чыгышын.

Әнгәмә барышында гадәттән тыш хәлләр вакытында үзеңне тоту кагыйдәләре һәм тынычлыкны саклауга игътибар бирелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International