2017 елнын 15 май көнне Кече Кибәхуҗа авыл җирлегенә кергән авылларда яшәүче шәхси затларның трактор, тагылма арба хәм үзйөрешле машиналарына еллык техник карау уздырылды. Аларның теркәү документлары, тракторларның төзеклеге тикшерелде. Тикшерү барышында бу техникаларның эксплуатацияләнү вакытында техника куркынычсызлыгы таләпләренә туры килүе каралды.
Техник карауга җирлектә яшәүчеләрдә учетта булган 26 берәмлек техникадан 24 е куелган иде. Тикшерү вакытында зур кимчелекләр табылмады.
Чираттагы мондый чара агымдагы елның 16 май көнне Иске Җөри авыл җирлегендә узачак.