Гаилә кыйммәтләре

2017 елның 15 мае, дүшәмбе

15 майда Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә Гаилә көненә багышланган тәрбия сәгате уздырылды. Гаилә кыйммәтләрен тану, аны ныгыту – тәрбиянең мөһим элементы булып тора. Чара барышында 8 сыйныф җитәкчесе Гатауллина Д.Г. укучыларны гаилә кыйммәтләре һәм  традицияләре белән таныштырды. “Үзегезнең гаилә кыйммәтләрегезне сакларга, аны буыннан-буынга тапшырырга онытмагыз. Барысы да сезнең кулларда”, - дип йомгаклады ул үзенең чыгышын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International