Киңәшмә район мәдәният бүлеге җитәкчесе Иксанов Давыт Солтангараевич рәислегендә барды. Семинар-киңәшмәдә төп күтәрелгән тема - ул мәдәни-ял итү учреждениеләренең традицион мәдәниятне үстерүдәге роле, элеккеге йола –бәйрәмнәребезне халыкка кайтару буенча алып барылган эше турында иде. Бу хакта республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Каюмова Эльмира Ринат кызы һәм әлеге үзәкнең баш белгече Зиганшина Лилия Хаматхарисовналар сөйләде.
Аның төп бурычы – балалар үстерү, аларга лаеклы белем бирү, тормышта үз юлларын табарга өйрәтү. Гаилә ныклы булса, дәүләт тә ныклы була. 15 май гаилә көне уңаеннан Иске Җөри авылы китапханәсендә “Гаиләм - җылы учагым” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәдә журналларда басылып чыккан гаиләләр турында материаллар урын алды.
Шул уңайдан Иске Җөри авылы китапханәсендә “Кабатланмас моң иясе” дип исемләнгән күргәзмә эшләнде.
Күргәзмәгә яшь гаиләләр өчен китаплар куелды. Күргәзмәне шулай ук балалар ясаган рәсемнәр бизәде.
Бу көнне китапханәгә килүчеләр игътибарына «Мама, папа, я – дружная семья!!!» дип исемләнгән презентация күрсәтелде.
«Жить в согласии с природой» исемле девиз астында, 13 май көнне Шармыш авыл китапханәсендә «Год экологии и особо охраняемых природных территорий», «Жизнь планеты в твоих руках» «Читайте книги о природе» дип исемләнгән күргәзмәләр эшләнде. Күргәзмәләрдән экология проблемалары һәм алар белән ничек көрәшергә кирәклеге турындагы мәгълүматлар белән танышырга була.
Теләче 2нче балалар бакчасында ел дәвамында гаилә тәрбиясе бирү, гаиләдәге өлкән кешеләргә хөрмәт тәрбияләү буенча эш киң алып барыла. Әти-әниләр белән берлектә төрле күңел ачу иртәләре, спорт бәйрәмнәре үткәрелә, балалар белән әңгәмәләр оештырыла.
15нче май- Гаилә көне уңаеннан балалар бакчасында “Минем яраткан гаиләм” бәйрәме үткәрелде. Балалар бәйрәмдә гаилә һәм аның әгъзалары турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар. Шулай ук һәрбер төркем балалары, бәйрәмгә әзерлек барышында, “Минем гаиләм” темасына рәсем ясадылар, тәрбиячеләр гаиләләрнең күңелле мизгеллә-рен чагылдырган фотосурәтләр ярдәмендә күргәзмәләр оештырдылар.
Шушы бәйрәм уңаеннан, Алан авылы китапханәсендә кече яшьтәге китап укучылар белән “Гаилә - кешелеклелек, әхлак, яшәеш нигезе” дигән темага әңгәмә һәм конкурс-уен үткәрелде. Балалар гаилә һәм аның әгъзалары турында табышмаклар чиштеләр, әкиятләрне искә төшерделәр. Әти, әни, апа, абыйларының иң күркәм сыйфатларын атадылар. Малайлар командасы һәм кызлар командасы иҗади эш: гаилә портретын да ясадылар. Кичә ахырында балалар, тормышта иң зур байлык - гаилә, дигән нәтиҗә ясадылар.
Театралләштерелгән концерт- тамаша төрле җыр биюләр белән үрелеп барды. Гаилә коне уңаеннан концертыбызда Галимзяновлар, Мухаметхановлар гаилә ансамбльләре чыгыш ясадылар. Сәнгать мәктәбе укытучылары тарафыннан оешкан джаз уен кораллары оркестры да тамашачылар күңеленә аеруча хуш килде. Концертны төрле конкурсларда җиңү яулаган “Миолька” вокаль ансамбле кызлары бизәп торды. Аларга алмашчы булган “бәләкәчләр” вокал ансамбле кызлары да сәхнәдә янып тордылар. Ә биюче кызлар баскан җирләреннән ут чыгарып концертны тагын да ямьләндереп җибәрде. Быелгы концертта шулай ук театр бүлегендә һәм рәсем бүлегендә укучы балалар да читтә калмадылар үзләренең осталыкларын сәхнәдә күрсәттеләр.
15 май көнне Балалар иҗат үзәге директоры Мәхмүтова Зөлфия Шамил кызы, методист Гараева Рушания Ринат кызы, өстәмә белем бирү педагогы Галимҗанова Фәния Габделхак кызы “Өстәмә белем бирү учреңденияләрендә инклюзив белем бирү” дип исемләнгән Республика күләм семинрда катнашып таныклыклар алып кайттылар. Галимҗанова Фәния Габделхак кызы “Инвалид балалар белән эшләүдә эш нәтиҗәләре чыгару “ дигән темага чыгыш ясап Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.