Киңәшмә район мәдәният бүлеге җитәкчесе Иксанов Давыт Солтангараевич рәислегендә барды. Семинар-киңәшмәдә төп күтәрелгән тема - ул мәдәни-ял итү учреждениеләренең традицион мәдәниятне үстерүдәге роле, элеккеге йола –бәйрәмнәребезне халыкка кайтару буенча алып барылган эше турында иде. Бу хакта республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Каюмова Эльмира Ринат кызы һәм әлеге үзәкнең баш белгече Зиганшина Лилия Хаматхарисовналар сөйләде.