Аның төп бурычы – балалар үстерү, аларга лаеклы белем бирү, тормышта үз юлларын табарга өйрәтү. Гаилә ныклы булса, дәүләт тә ныклы була. 15 май гаилә көне уңаеннан Иске Җөри авылы китапханәсендә “Гаиләм - җылы учагым” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәдә журналларда басылып чыккан гаиләләр турында материаллар урын алды.