15 нче май көнне Теләче сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары, район мәдәният йортында, Гаилә көне уңаеннан зур концерт программасы белән чыгыш ясадылар.

2017 елның 16 мае, сишәмбе

Театралләштерелгән концерт- тамаша төрле җыр биюләр белән үрелеп барды. Гаилә коне уңаеннан концертыбызда Галимзяновлар, Мухаметхановлар гаилә ансамбльләре чыгыш ясадылар.  Сәнгать мәктәбе укытучылары тарафыннан оешкан джаз уен кораллары оркестры да тамашачылар күңеленә аеруча хуш килде. Концертны төрле конкурсларда җиңү яулаган “Миолька” вокаль ансамбле кызлары бизәп торды.  Аларга алмашчы булган “бәләкәчләр”  вокал ансамбле кызлары да сәхнәдә янып тордылар. Ә биюче кызлар баскан җирләреннән ут чыгарып концертны тагын да ямьләндереп җибәрде. Быелгы концертта шулай ук театр бүлегендә һәм  рәсем бүлегендә укучы балалар да читтә калмадылар үзләренең осталыкларын сәхнәдә күрсәттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International