Гаилә көне

2017 елның 16 мае, сишәмбе

Теләче 2нче балалар бакчасында  ел дәвамында гаилә тәрбиясе бирү, гаиләдәге өлкән кешеләргә хөрмәт тәрбияләү буенча эш  киң алып барыла. Әти-әниләр  белән берлектә төрле күңел ачу иртәләре, спорт бәйрәмнәре үткәрелә, балалар белән әңгәмәләр оештырыла.

  15нче май- Гаилә көне уңаеннан балалар бакчасында “Минем яраткан гаиләм” бәйрәме үткәрелде. Балалар бәйрәмдә гаилә һәм аның әгъзалары турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар. Шулай ук һәрбер төркем балалары, бәйрәмгә әзерлек барышында, “Минем гаиләм” темасына рәсем ясадылар, тәрбиячеләр гаиләләрнең күңелле мизгеллә-рен чагылдырган фотосурәтләр ярдәмендә күргәзмәләр оештырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International