ЯҢАЛЫКЛАР


3
май, 2024 ел
җомга

Җир көненә карата 20 нче апрель көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә “Җир исемле зур корабның һәммәбез илчеләре” дип исемләнгән мәгълүмати сәгать үткәрелде. Китапханәче Халыкара Җир көненең тарихы турында сөйләде. Бу көнне саф су, җир һәм һава бәйрәме дип атыйлар. Чарада катнашучылар планетаның байлыклары, табигатькә сакчыл мөнәсәбәт, хайваннарны һәм үсемлекләрне саклау мөһимлеге турында белеп, дөньядагы экологик проблемалар белән таныштылар.

Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре башлангыч сыйныф укучылары белән “Коррупция балалар күзлегеннән” дигән исем астында танып белү сәгате үткәрделәр. Әңгәмә барышында балалар коррупция сүзенең мәгънәсен ачыклап, аның бүгенге тормышта нинди урын тотуы турында фикер алыштылар. Мондый чаралар үткәрүнең максаты – мәктәп укучыларының игътибарын ришвәтчелек проблемасына җәлеп итү һәм аларда бу күренешкә нәфрәт хисе тәрбияләү.

25 апрельдә Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Сәләтле балалар белән эшләү. Олимпиадага әзерлек» темасына   татар теле укытучылары очен район семинары үткәрелде.  Семинар барышында мастер-класс һәм Г.Тукайның тууына 138-ел тулуга багышланган сыйныфтан тыш чара күрсәтелде.

24 апрельдә «Батыр» комплексында  «Хәвефсез тәгәрмәч-2024 » конкурсының район этабы узды . Конкурста Баландыш төп мәктәбе укучылары катнашты. Алар «Музыкаль Визитка» да 3 нче урынны , гомуми зачетта команда 4 нче урынны яулады. (җитәкчесе Сафина А. Э) Котлыйбыз!

Безнең районның 5 укучысы әлеге тантанада катнашып, бүләкләнделәр. Шәтке урта мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Габделхаева Рәзилә – 2 урынга, Баландыш төп мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Гыйлаҗова Тәнзилә – 1 урынга, 9 сыйныф укучылары  Гайнетдинова Назлыгөл, Заһидуллина Нурфия – 3 урынга, Олы Мишә урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Гыйлаҗова Таңчулпан – 1 урынга ия булдылар!  Укучыларның җитәкчеләре: Габделхаева Рәзифә Хәкимҗан кызы, Зәйнуллина Рушания Хәким кызы һәм Сәхабиева Люция Заһит кызы. Котлыйбыз! Һәм алга таба да иҗат чишмәләре саекмавын телибез.

Безнең район данын Иске Җөри, Олы Мишә, Теләче урта һәм Баландыш төп мәктәбе укучыларыннан торган команда яклады. Баландыш төп мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Гайнетдинова Назлыгөл һәм Иске Җөри урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Мортазина Гөлфия олимпиада призеры булды!  Укытучылары- Зәйнуллина Рушания Хәким кызы һәм Сәлимова Резеда Гафур кызы. Котлыйбыз!

25 апрель көнне Баландыш төп мәктәбе базасында район татар теле һәм әдәбияты  укытучыларының “Сәләтле баларны фән олимпиадаларына һәм бәйгеләргә әзерләү” темасына семинар – киңәшмәсе булып узды. 

Эколятлар көненә багышланган чаралар кысаларында Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында төрле активлыклар узды: «Эколятлар белән табигатьне танып беләбез» акциясе, «Безнең дуслар – Эколятлар» рәсем конкурсы, « Эколятлар - безнең тугры дуслар»акциясе. Чараның төп кунаклары белән очрашу Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының "Ашит" табигать тыюлыгы белгечләре Әхмәтҗанов Р.З., Абдрахманова Г.И. булды. Экологик юнәлештәге чаралар үткәрү балаларны бай эчке дөньяны һәм табигатькә, аның хайваннар һәм үсемлекләр дөньясына кыйммәтләр мөнәсәбәтләре системасын формалаштыруга җәлеп итә.

23 апрельдә Казанда Республика мәктәптән тыш эш үзәгендә «21 гасыр Кулибиннары» дигән яшь уйлап табучыларның республика олимпиадасы узды . Олимпиадада Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Гайнеутдинова Назлыгуль һәм Гарипова Динэ  катнашты . Олимпиада нәтиҗәләре буенча алар  2нче урынны яуладылар  . Укытучылары  Шакирова А. З. Котлыйбыз!


24
апрель, 2024 ел
чәршәмбе

Югары Кибәхуҗа авыл китапхәнәсендә “Пушкин картасы” федераль проекты кысаларында “Тукай безнең йөрәкләрдә” дигән әдәби сәгать үтте. Әлеге чарада китапханәче балаларга шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде. Г.Тукай балалар өчен бик күп әкиятләр шигырьләр һәм мәсәлләр язган. Аның “Шүрәле”, “Су анасы”, “Кәҗә белән сарык” әкиятләрен белмәүче кеше юктыр. Балалар Г.Тукай әсәрләрен  укып, шигырьләрен яттан сөйләделәр. Әлеге чара татар халкының гимны булган “Туган тел” җыры белән тәмамланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International