ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

16 апрель  көнне Баландыш төп мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Фасхиев Салават Кукмара районы беренчелегенә үткәрелгән  кул көрәше ярышында катнашып  1 нче урынга лаек булды. Аны әлеге җиңүе  белән  котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

2017 елның 15 апрелендә Кукмара бистәсендә 2003-2004 нче елгы егетләр, кызлар арасында  волейбол буенча ачык турнир узды. Теләче спорт мәктәбе кызлар командасы тренеры Гәбделхәев Р.Х. җитәкчелегендә әлеге турнирда катнашып кайттылар. Кызлар командасы Шәтке мәктәбеннән тупланды.

Һәр елны Максабаш башлангыч гомумбелем бирү мәктәбе укучылары олимпиадаларда һәм конкурсларда бик теләп катнашалар. Быелгы уку елында да укучыларыбыз Учи.ру – онлайн платформасы оештырган һәр  олимпиадада катнаштылар. Учи.ру сайтында рус теленнән "Русский с Пушкиным" онлайн-олимпиада бара.11 апрельгә кадәр сынау туры үтте, ә 12 - 19нчы апрель көннәрендә төп тур үтә. Укучыларыбызны катнашырга чакырабыз һәм аларга уңышлар телибез.

Теләче 2нче балалар бакчасында санитар-экологик икеайлык дәвам итә. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары март аеннан башлап чәчәк үсентеләре үрчетә башладылар. Балалар тәрбияче апалары белән берлектә башта чәчәк орлыкларын утырттылар, аларга сулар сиптеләр, төпләрен йомшарттылар, бераз үсә төшкәч, күчереп утырттылар. Балалар һәркөн үзләре утырткан үсентеләрнең үсешен күзәтәләр. Беренче үсентеләр баш калкыткач, балаларның шатлыгына чик булмады. Алар эшләгән эшләренең нәтиҗәсен күреп, тагын да тырышып чәчәкләрне тәрбияли башладылар. Балалар  инде хәзер түземсезлек белән көннәр җылытканын көтәләр, чөнки аларның чәчәкләрне тизрәк бакчага күчереп утыртасы һәм аларның чәчәк атканын күрәсе килә.

Мәдәният хезмәткәрләре дә әлеге чарада актив катнаштылар. Алар Шәтке мәдәният йорты территориясен чистарттылар, карлар тараттылар.

Табигатьтә балаларга күчмә кошлар турында  мәгълүмәт бирелеп, аларны саклау турында сөйләнелде. Мишә елгасында язын бозларның агып килүе күзәтелде. Сулыкларга өлкәннәрдән башка якын килмәскә дип кисәтелде. Балалар өчен төрле, кызыклы уеннар оештырылды.

Әлеге ярышлар Рәсәйкүләм узучы “Сәламәтлек” Спартакиадасына сайлап алу туры буларак уздырылды. Үзәк, Иске Җөри, Кече Кибәхуҗа, Шәдке, Теләче, Олы Мәтәскә авыл җирлекләреннән барлыгы 6 команда катнашты,ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә:

Китап укучыларга яңа кайткан китаплар, җурналлар тәкъдим ителде. Алар үзләренә ошаган китапларны, җурналларны  өйләренә укырга алдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International