Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә “ЭКОвесна” икеайлыгы кысаларындаүткәрелгән “Кошлар-безнең дуслар” рәсемнәр конкурсына йомгак ясалды. Укучылар төрле фәннәрдән ВПР га, ЕГЭ һәм ОГЭ ларга әзерләнәләр. Район күләмендә волейбол ярышында безнең мәктәпнең 5-7 класс укучылары актив катнаштылар.
13нче апрель көнне Олы Нырсы мәктәбе базасында 1-4 класс укучылары арасында кече Олимпия уеннары үткәрелде. Ярышның төп максаты: сәләмәт яшәү рәвешен пропогандалау; укучыларның ГТО нормаларын тапшыруга әзерлекләрен тикшерү, дуслык һәм коллективизм тойгылары тәрбияләү, иң көчле командаларны ачыклау. Баландыш төп мәктәбенең командасы бу ярышта актив катнашты һәм икенче урынны яулады. Котлыйбыз!
15 апрель көнне Теләченең “Батыр” спорт комплексында авыл җирлекләре яшьләре өчен “Олимп” яшьләр үзәге һәм район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге тарафыннан “Без терроризмга каршы” девизы астында чираттагы түгәрәк өстәл үткәрелде. Чарада район Прокуроры Р.Сөнгатуллин, полиция бүлеге җитәкчесе А.Хәйретдинов, район терроризмга каршы көрәш комиссиясе секретаре Ю.Емельянов, Башкарма комитетның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе А.Галеев һәм авыл җирлеге башлыклары катнашты.
14 апрель көнне китапханәче Гөлфия Мухаметшина күчмә китапханә белән Җәнәй авылына хезмәт күрсәтте. Китапханәсез авылларны китап белән тәэмин итүнең мондый юлы-укучыларны рухи азык белән бәйләп торса, китапханәчеләр өчен- китап укучылар санын арту белән бик отышлы.
14 нче апрельдә Арча районының Яңа Кырлай мәктәбендә Габдулла Тукайның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган VI Республикакүләм Габдулла Тукай укулары булып үтте. Әлеге укуларга 300 дән артык эш килгән. Шулардан 82се йомгаклау турына чакырылып, 5 төркемдә мәртәбәле жюри каршында чыгыш ясады. “Табигать – тиңсез хәзинә” төркемендә катнашып, Алан урта мәктәбеннән 9 нчы сыйныф укучысы Гатауллин Л. сертификатка, ә 8 нче сыйныф укучысы Фәттахова А. 2 нче дәрәҗәдәге дипломга ия булды.
1961 елның 12 апрелендә бөтен Җир шары Советлар Союзының орбитага Галәм корабы очыруына шаһит булды, аның бортында кеше булуын да ишетеп, "аһ" итте. Шушы истәлекле дата уңаеннан безнен Олы Мишә урта мәктәбендә югары сыйныф укучылары өчен физика һәм информатика укытусы Шиһапов С.С. “Галәм киңлекләрендә” исемле бердәм класс сәгате үткәрде. Кем белә бит, бәлки киләчәктә шушы укучылар Галәм киңлекләрен айкаучы космонавтлар булыр? Унышлар телик аларга!
Табигатьтә балаларга күчмә кошлар турында мәгълүмат бирелеп, аларны саклау турында сөйләнелде. Мишә елгасында язын бозларның агып килүе күзәтелде. Сулыкларга өлкәннәрдән башка якын килмәскә дип кисәтелде. Балалар өчен төрле, кызыклы уеннар оештырылды.
Показана презентация о космонавтах и прочитаны интересные публикации.
Шушы максаттан чыгып, безнең Теләченең беренче номерлы бакчасында да зур эшләр башкарыла. Мәсәлән, март аеннан бакчабызда “Үзенчәлекле сыерчык оясы” диеп аталган акция башланды. Аның максаты булып балаларны һәм ата-аналарны кошларның күчеп кайтуына игътибар итү, табигатькә сакчыл һәм игътибарлы караш, яшәгән төбәккә мәхәббәт тәрбияләү тора. Әти-әниләр бу эшкә бик теләп алындылар һәм үзләренең үзенчәлекле сыерчык оялары белән безне гаҗәпләндерәләр. Аларга тирән рәхмәтебезне җиткерәбез, алга таба да эшләрендә уңышлар телибез.
14 апрель көнне балалар спорт мәктәбе педагогик коллективы “Батыр” спорткомплексында ГТО нормаларының 1 этап нормативларын тапшырды. 2 этап май аенда булыр дип планлаштырыла.