ЯҢАЛЫКЛАР


28
март, 2017 ел
сишәмбе

Балаларны ике  төркемгә бүлеп,  туп, кыршау, скалкалкалар белән төрле ярышлар оештырылды. Ике команда да  бертигез очколар җыеп, дуслык җиңде. Уеннар һәр баланың күңеленә хуш килде.

26 март көнне китапханәдә  уздырылган "Китап минем кулымда, сердәшем ул гомер юлымда” дип исемләнгән мәгълүмати сәгать кысаларында  китапханәнең  актив укучыларына  кызыклы китаплар тәкъдим ителде. Балалар китапханә буйлап сәяхәт иттеләр, үзләрен кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап таптылар.

28 нче март көнне Балтач муниципаль районының «Катнаш төрдәге Балтач 5 нче балалар бакчасында “Федераль дәүләт белем бирү стандарты шартларында  юл йөрү кагыйдәләренең профилактикасы“ дигән тема буенча зона семинары узды. Зона семинар-киңәшмәдә Саба, Атнә, Арча,Теләче, Балтач, районнарыннан тәрбиячеләре катнашты.Безнең 3нче балалар бакчасыннан  Сафина Е.В. һәм Замалиева Г.Г.катнашты. Семинарда балаларның урамда һәм юлда үзләрен тоту кагыйдәләренә өйрәнүгә әзерлекне,

эшчәнлекләрдә әкият персонажлары, балаларның яраткан уенчыклары “килү”, заманча һәм информацион-коммуникатив технологияләрне куллану балаларның игътибарын тупларга, аларны активлаштырырга ярдәм итүләре турында сүз барды.Семинарда катнашучылар сертификатларга лаек булдылар.

Шушы бәйрәм уңаеннан, Алан авылы китапханәсендә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре - Рауза Юныс кызы Каюмовага багышланган стенд эшләнде.Ул - 39 ел Алан авылы китапханәсендә эшләгән. Рауза апа бик талантлы, ачык күңелле, үз эшенең остасы булган хезмәткәр. Ул һәрвакыт бөтен җаны - тәне белән халык язмышы өчен янып яшәгән, аның тормыш - көнкүрешен яхшырту турында кайгыртып, мәдәниятыбыз, гореф - гадәтләребезне саклау һәм үстерү өчен тырышып эшләгән кеше буларак, безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.

Бу конкурста «Почемучки» клуб берләшмәсенә йөрүче балар катнашты. Алар үзләренең нинди әкиятләр белүләрен, нинди хикәяләр укыганнарын сөйләделәр. Соңыннан исә үзләренең яраткан әкиятләренә багышлап рәсемнәр ясадылар.

Балаларга “Мәрхәмәт елмаюдан башлана” дигән темага презентация тәгъдим ителде, “Син, әдәпле баламы?” дигән темага тест үткәрелде. “Иң матур сүз” китабыннан өзекләр укылды.

Бу бәйрәм театр артистларының гына бәйрәме түгел, ә барлык театр сәнгатен яратучылар көне  дә. Ул 1961 елдан бирле үткәрелә. Әлеге дата уңаеннан Шәтке авылы китапханәсендә “Театр яктылыкка, нурга илтә, кире юлга җибәрми, уңга илтә” дип исемләнгән стенд һәм китап-күргәзмә ясалды.

24 март көнне Саба муниципаль районының Саба гимназиясендә күренекле галим, тел белгече Әбрар Кәримуллинның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган республикакүләм фәнни- гамәли конференция булып үтте. Конференциядә “Педагогик эзләнү” секциясендә “Укучыларның  рухи- әхлакый үсешендә татар китабының роле һәм йогынтысы” эше белән Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе укытучысы Нигъмәтҗанова Х.Н. III урынны яулады һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Грамотасы белән бүләкләнде. Котлыйбыз.

28 март көнне Олы Кибәхужа башлангыч мәктәбендә «Кошлар көне» чарасы  үткәрелде. Чарага бер атна кала рәсемнәргә һәм сыерчык оялары на  конкурс игълан ителгән иде. Укучыларыбыз бу чарага бик теләп  рәсемнәр ясадылар. Сыерчыкларны һәр бала яңа оя белән каршылый.

Әлеге бәйгедә Теләче 2нче балалар бакчасыннан Мараков И. Хамзина Р. белән берлектә “Конферанс” номинациясендә катнашып 3 нче урынга лаек булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International