Шушы бәйрәм уңаеннан, Алан авылы китапханәсендә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре - Рауза Юныс кызы Каюмовага багышланган стенд эшләнде.Ул - 39 ел Алан авылы китапханәсендә эшләгән. Рауза апа бик талантлы, ачык күңелле, үз эшенең остасы булган хезмәткәр. Ул һәрвакыт бөтен җаны - тәне белән халык язмышы өчен янып яшәгән, аның тормыш - көнкүрешен яхшырту турында кайгыртып, мәдәниятыбыз, гореф - гадәтләребезне саклау һәм үстерү өчен тырышып эшләгән кеше буларак, безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.