28 нче март көнне Балтач муниципаль районының «Катнаш төрдәге Балтач 5 нче балалар бакчасында “Федераль дәүләт белем бирү стандарты шартларында юл йөрү кагыйдәләренең профилактикасы“ дигән тема буенча зона семинары узды. Зона семинар-киңәшмәдә Саба, Атнә, Арча,Теләче, Балтач, районнарыннан тәрбиячеләре катнашты.Безнең 3нче балалар бакчасыннан Сафина Е.В. һәм Замалиева Г.Г.катнашты. Семинарда балаларның урамда һәм юлда үзләрен тоту кагыйдәләренә өйрәнүгә әзерлекне,
эшчәнлекләрдә әкият персонажлары, балаларның яраткан уенчыклары “килү”, заманча һәм информацион-коммуникатив технологияләрне куллану балаларның игътибарын тупларга, аларны активлаштырырга ярдәм итүләре турында сүз барды.Семинарда катнашучылар сертификатларга лаек булдылар.