Март аенда аның тууына 130 ел тулды. 12 март көнне Олы Мәтәскә китапханәсендә язучыга багышланган “Ул әдәбиятыбызның соклангычы, кояшы, ае иде” дип исемләнгән күргәзмә эшләнде. Күргәзмәдә Г.Ибраһимовның тормыш юлы, иҗаты чагылдырылды. Шулай ук язучы турында язылган башка төр материаллар да куелды.
Галимҗан Ибраһимовның әдәбият дөньясында һәм фән өлкәсендә үзенә хас бөек урыны бар, ул илебез мәдәнияте дөньясында ихтирам казанган мәшһүр әдип һәм галимнәрнең берсе, безнең әдәбиятыбызның якты йолдызы. Китап-күргәзмәдәге материаллар, сезгә язучының иҗатын тирәнтенрәк өйрәнергә ярдәм итәр.
Күргәзмәгә язучының тормыш юлы һәм иҗаты, төрле елларда чыккан китаплары куелды. Күп кенә әсәрләре китап укучыларда кызыксыну уятты.
Гүзәл затларыбыз ике командага бүленеп төрле кызыклы уен-конкурсларда актив катнаштылар. Бәйрәм концерты күтәренке рухта узды.
22 марта 2017 года в соответствии с утвержденным графиком заместителем министра юстиции Республики Татарстан М.М.Ибятовым с 13.00 до 15.00 часов будет осуществляться прием граждан, проживающих в Тюлячинском муниципальном районе.
10 март көнне, Айдар авыл китапханәсендә, язучының олуг юбилеена багышлап, «Мирасы халык күңелендә» дип исемләнгән күргәзмә эшли башлады. Г.Ибраһимовның шәхесе һәм иҗаты белән кызыксыну беркайчан да кимеми, шуңа күрә күргәзмәнең төп максаты – аның иҗаты турында мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат бирү.
Сезнең хозурыгызга китапханә газетасының яңа 2017 елның 2 нче санын тәкъдим итәбез. “Китапханә хәбәрләре” А4 форматында 4 битле булып чыгарыла. Китап укучыларыбызга газета бик ошый. Алар газета битләрендә язучыларның юбилейлары, үткәрелгән кичәләр турындагы мәгълуматлар белән таныша алалар.
Агымдагы елның 11 мартында Лаеш шәһәрендә ГТО фестиваленең зона туры булып узды.Ярышта Лаеш, Балык Бистәсе , Питрәч һәм Теләче районнарыннан җыелма командалар катнашты.Нормативлар нигезендә,яшьләре буенча ГТО ның 2 нчедән алып 11 нче баскычына туры килгән ир-атлар һәм хатын-кызлар чаңгы ярышы,йөзү,электрон винтовкадан ату,озынлыкка сикерү,бөгелү һәм башка спорт төрләрендә көч сынаштылар.Ярыш нәтиҗәләре буенча Теләче командасы 2 нче урында, 1 нче урында Лаеш,3 нче урында Балык Бистәсе. Район җыелма командасы составында Баландыш төп мәктәбенең физкультура укытучысы Заббаров А.Ф. та катнашты.
13 март көнне Теләче урта мәктәбе базасында "ФДББС кысаларында мәктәп белән балалар бакчасы арасындагы дәвамчанлылык" дигән темага район балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм башлангыч сыйныф укытучыларының метод берләшмә җитәкчеләре өчен семинар булып үзды. Семинарда Теләче 2нче балалар бакчасыннан берничә педагог катнашып, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар һәм үзләре өчен күп яңалык алдылар. Тәрбияче Мухамадиева М.Ф. башлангыч сыйныф укытучыларына һәм тәрбиячеләргә ничек итеп лэпбуклар ясарга һәм алар ярдәмендә балаларны мәктәпкә әзерләү турында сөйләде.
Әлеге чарада Теләченеңберенче номерлы балалар бакчасы тәрбиячеләре катнаштып тәҗрибә уртаклашып кайтты.Семинарда катнашучы күрше-тирә район педагоглары да, үзләренең чыгышларында темага туры китереп, эш алымнары белән уртаклаштылар. Ә сабалылыр исә үзләренең кунакчыллыгы, киң күңелле булулары белән сокландырдылар. “Кояшкай” бакчасыннан һәркем үзенә бай мәгълүмат, рухи байлык алып, яхшы кәеф белән кайтты.