ДОСААФ белән берлектә уздырылган бу мероприятия яшүсмер укучыларга сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый , яшьләргә дөрес патриотик юнәлеш бирә. Укучыларыбыз төрле ярышларда үз көчләрен сынадылар. Егетләребез аркан тартуда 1 урынны алдылар. Патриотик рухта уздырылган бу бәйрәм хокук бозуларга каршы профилактик чара да булып тора.
Барлыгы 9 гаилә бәйрәмдә катнашты. Бәйрәмнең беренче өлеше балалар чыгышы белән башланып китте. Балалар үзләренең матур биюләрен, шигырьләрен, җырларын үзләренең иң газиз кешеләренә бүләк иттеләр. Һәр ата-ана балаларының чыгышын яратып кабул итте. Бәйрәмнең икенче өлеше спорт ярышлары белән алып барылды. Әниләр бер командага, әтиләр икенче командага бүленеп төрле ярышларда көч сынаштылар.Түбәндәге уеннар тизлеккә уйнатылды: “Марш-бросок”, “Пингвиннар”, “Тупны өстән җибәрү”, “Бер-береңнән кыстыргыч җыю”, “Мясорубка сүтү-җыю”, “Шар шартлату”.Шулай ук һәр гаилә ромашка, “Түбәтәй” уенында катнашты. Әтиләр рус бию көенә татар биюен, ә әниләр татар бию көенә рус биюен башкардылар. Иң ахырдан һәр гаилә үзләренең күчтәнәчләре белән чүй табыны көйләделәр. Кичә бик күңелле үтте.
13 март көнне Теләче урта мәктәбе базасында "ФДББС кысаларында мәктәп белән балалар бакчасы арасындагы дәвамчанлылык" дигән темага район балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм башлангыч сыйныф укытучыларының метод берләшмә җитәкчеләре өчен секция утырышы булып үтте. Җыелышның беренче өлешендә Теләче урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары ачык дәресләр курсәттеләр.Семинарның икенче өлеше чыгышлар һәм мастер- класслар белән дәвам итте . Семинар нәтиҗәләрен мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү методисты Саетова А.Н. һәм башлангыч сыйныфлар методисты Закирова С.Г. ясады. Алар бүгенге көндә балалар бакчалары һәм башлангыч сыйныфларның дәвамчанлык эшенә куйган таләпләр белән таныштырдылар, ФДББС гамәлгә ашыру белән бәйле проблемаларны яктырттылар. Секция утырышы бик файдалы һәм эшлекле узды.
13 март көнне Теләче урта мәктәбе базасында "ФДББС кысаларында мәктәп белән балалар бакчасы арасындагы дәвамчанлылык" дигән темага район балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм башлангыч сыйныф укытучыларының метод берләшмә җитәкчеләре өчен секция утырышы булып үтте.
Җыелышның беренче өлешендә Теләче урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары ачык дәресләр курсәттеләр.Семинарның икенче өлеше чыгышлар һәм мастер- класслар белән дәвам итте .
Семинар нәтиҗәләрен мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү методисты Саетова А.Н. һәм башлангыч сыйныфлар методисты Закирова С.Г. ясады.Алар бүгенге көндә балалар бакчалары һәм башлангыч сыйныфларның дәвамчанлык эшенә куйган таләпләр белән таныштырдылар, ФДББСгамәлгә ашыру белән бәйле проблемаларны яктырттылар.
Секция утырышы бик файдалы һәм эшлекле узды.
Әлеге чарада Балык Бистәсе районы Алан –Полян, Шомыртбаш үзэшчән коллективлары катнашты. Җыр- бию белән үрелеп барган бәйрәмебез тамашачы күңелендә матур тәэсирләр калдырды.
Әлеге чарада мәдәният йорты каршында эшләп килүче берләшмәләрнең чыгышы югары бәйяләнде. Кадерле әниләребезгә быгышланган кичә ике команда арасында ярыш белән барды. Әниләребезнең үзләренә дә ярыш ошады, кефләре күтәренке һәм шат булды, биремнәрне дә алар оста һәм җитез башкардылар.
Бу кичәдә Әниләребез 2 командага бүленеп көч сынаштылар. Кичәдә концерт номерлары да күрсәтелде. Бәйрәм чәй табыны янында дәвам ителде.
13нче март көнне Теләче урта гомумбелем мәктәбендә " ФДББС шартларында мәктәпкәчә һәм башлангыч белемнең дәвамчанлыгы" дигән темага район балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм башлангыч сыйныф укытучыларының метод берләшмә җитәкчеләре өчен киңәшмә булып үтте. Киңәшмәдә Теләче 3нче балалар бакчасының мәктәпкәчә яшьтәге төркем тәрбиячеләре Хузина Р.Г. һәм Хазинурова Г.Р. катнашты.
Биредә егет-кызларны юл йөрү кагыйдәләрен белү, "Калашников" автоматын сүтеп җыю, пневматик винтовкадан ату, аркан тарту буенча сыналдылар.Шулай ук командалар машина йөртү осталыкларын да күрсәтте.
Ярышта Лаеш, Балык Бистәсе, Питрәч һәм Теләче районнарыннан җыелма командалар катнашты. Нормативлар нигезендә, яшьләре буенча ГТОның 2 нчедән алып 11 нче баскычына туры килгән ир-атлар һәм хатын-кызлар чаңгы ярышы, йөзү, электрон винтовкадан ату, озынлыкка сикерү, бөгелү һәм башка спорт төрләрендә көч сынаштылар. Ярыш нәтиҗәләре буенча, Теләче командасы 2 нче урында, 1 нче урында Лаеш, 3 нчедә Балык Бистәсе.