Ярышта Лаеш, Балык Бистәсе, Питрәч һәм Теләче районнарыннан җыелма командалар катнашты. Нормативлар нигезендә, яшьләре буенча ГТОның 2 нчедән алып 11 нче баскычына туры килгән ир-атлар һәм хатын-кызлар чаңгы ярышы, йөзү, электрон винтовкадан ату, озынлыкка сикерү, бөгелү һәм башка спорт төрләрендә көч сынаштылар. Ярыш нәтиҗәләре буенча, Теләче командасы 2 нче урында, 1 нче урында Лаеш, 3 нчедә Балык Бистәсе.
Шәхси нәтиҗәләр түбәндәгечә:
II баскыч:
Митрофанова Анна – 2 урын
III баскыч:
Галиуллин Әнәс – 2 место
IV баскыч:
Домолазова Екатерина – 3 урын
V баскыч:
Галәветдинов Рәдиф – 1 урын
VI баскыч:
Хәкимов Рафил -1 урын
VII баскыч:
Имамиева Айгөл – 2 урын
VIII баскыч:
Мәүлявиева Гөлнара – 2 урын
X баскыч:
Дәүләтшин Рәис – 1 урын
XI баскыч:
Гыйльметдинов Рәшит – 2 урын
Җиңүчеләр Кубок, диплом һәм медальләр белән бүләкләнде, үз баскычларында 1 нче урын алучылар исә, ярышның Түбән Кама шәһәрендә узучы финал этабында катнашачак.