13нче март көнне Теләче урта гомумбелем мәктәбендә " ФДББС шартларында мәктәпкәчә һәм башлангыч белемнең дәвамчанлыгы" дигән темага район балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм башлангыч сыйныф укытучыларының метод берләшмә җитәкчеләре өчен киңәшмә булып үтте. Киңәшмәдә Теләче 3нче балалар бакчасының мәктәпкәчә яшьтәге төркем тәрбиячеләре Хузина Р.Г. һәм Хазинурова Г.Р. катнашты.
Киңәшмәнең беренче өлешендә Теләче урта гомумбелем мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары ачык дәресләр күрсәттеләр. Семинарның икенче өлеше чыгышлар һәм мастер класслар белән дэвам итте .
Семинар нәтиҗәләрен мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү методисты Саетова А.Н. һәм башлангыч сыйныфлар методисты Закирова С.Г. ясады. Семинар бик файдалы һәм эшлекле узды.