13 март көнне Теләче урта мәктәбе базасында "ФДББС кысаларында мәктәп белән балалар бакчасы арасындагы дәвамчанлылык" дигән темага район балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм башлангыч сыйныф укытучыларының метод берләшмә җитәкчеләре өчен секция утырышы булып үтте.
Җыелышның беренче өлешендә Теләче урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары ачык дәресләр курсәттеләр.Семинарның икенче өлеше чыгышлар һәм мастер- класслар белән дәвам итте .
Семинар нәтиҗәләрен мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү методисты Саетова А.Н. һәм башлангыч сыйныфлар методисты Закирова С.Г. ясады.Алар бүгенге көндә балалар бакчалары һәм башлангыч сыйныфларның дәвамчанлык эшенә куйган таләпләр белән таныштырдылар, ФДББСгамәлгә ашыру белән бәйле проблемаларны яктырттылар.
Секция утырышы бик файдалы һәм эшлекле узды.