ДОСААФ белән берлектә уздырылган бу мероприятия яшүсмер укучыларга сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый , яшьләргә дөрес патриотик юнәлеш бирә. Укучыларыбыз төрле ярышларда үз көчләрен сынадылар. Егетләребез аркан тартуда 1 урынны алдылар. Патриотик рухта уздырылган бу бәйрәм хокук бозуларга каршы профилактик чара да булып тора.