11 март көнне безнең Олы Кибәхуҗа балалар бакчасында гаилә бәйрәме булып үтте.

2017 елның 14 марты, сишәмбе

Барлыгы 9 гаилә бәйрәмдә катнашты. Бәйрәмнең беренче өлеше балалар чыгышы белән башланып китте. Балалар үзләренең матур биюләрен, шигырьләрен, җырларын үзләренең иң газиз кешеләренә бүләк иттеләр. Һәр ата-ана балаларының чыгышын яратып кабул итте. Бәйрәмнең икенче өлеше спорт ярышлары белән алып барылды. Әниләр бер командага, әтиләр икенче командага бүленеп төрле ярышларда көч сынаштылар.Түбәндәге уеннар  тизлеккә уйнатылды: “Марш-бросок”, “Пингвиннар”, “Тупны өстән җибәрү”, “Бер-береңнән кыстыргыч җыю”, “Мясорубка сүтү-җыю”, “Шар шартлату”.Шулай ук һәр гаилә ромашка, “Түбәтәй” уенында катнашты. Әтиләр  рус бию көенә  татар биюен, ә әниләр  татар бию көенә рус биюен башкардылар. Иң ахырдан һәр гаилә үзләренең күчтәнәчләре белән чүй табыны көйләделәр. Кичә бик күңелле үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International