Лаеш шәһәрендә ГТО фестиваленең зона туры.

2017 елның 14 марты, сишәмбе

Агымдагы елның 11 мартында Лаеш шәһәрендә ГТО фестиваленең зона  туры булып узды.Ярышта Лаеш, Балык Бистәсе , Питрәч һәм Теләче районнарыннан җыелма командалар катнашты.Нормативлар нигезендә,яшьләре буенча ГТО ның 2 нчедән алып 11 нче баскычына туры килгән ир-атлар һәм хатын-кызлар чаңгы ярышы,йөзү,электрон винтовкадан ату,озынлыкка сикерү,бөгелү һәм башка спорт төрләрендә көч сынаштылар.Ярыш нәтиҗәләре буенча Теләче командасы 2 нче урында, 1 нче  урында Лаеш,3 нче урында Балык Бистәсе. Район җыелма командасы составында Баландыш төп мәктәбенең физкультура укытучысы Заббаров А.Ф. та катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International