13 март көнне Теләче урта мәктәбе базасында "ФДББС кысаларында мәктәп белән балалар бакчасы арасындагы дәвамчанлылык" дигән темага район балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм башлангыч сыйныф укытучыларының метод берләшмә җитәкчеләре өчен семинар булып үзды. Семинарда Теләче 2нче балалар бакчасыннан берничә педагог катнашып, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар һәм үзләре өчен күп яңалык алдылар. Тәрбияче Мухамадиева М.Ф. башлангыч сыйныф укытучыларына һәм тәрбиячеләргә ничек итеп лэпбуклар ясарга һәм алар ярдәмендә балаларны мәктәпкә әзерләү турында сөйләде.