ЯҢАЛЫКЛАР


19
июнь, 2024 ел
чәршәмбе

Чарада катнашучыларны Туган як мәдәнияте һәм традицияләре белән таныштыручы мавыктыргыч мәдәни программа көтте.  "Триколор Татарстана" станциясеннән узганда, балалар Татарстан флагындагы төсләрнең нәрсә аңлатканын белделәр

Коррупциягә каршы көрәш буенча профилактик эш алып бару кысаларында Урта Мишә авыл китапханәсе «Коррупция турында нәрсә белергә кирәк» дигән темага әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында коррупциянең нәрсә икәне, аның нинди явызлыгы һәм нинди начар нәтиҗәләр китерә алуы турында сөйләнелде. Коррупция хезмәт урыныннан файдалану, ришвәт алу һәм башкалар дип санала. Коррупцияне системалы күренеш буларак кабул итеп, дәүләт аңа каршы тору буенча комплекслы чаралар булдыра һәм гамәлгә ашыра.


16
июнь, 2024 ел
якшәмбе

Урта Мишә авылында бик матур, җылы бәйрәм чарасы узды.

Теләче районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов рәислегендә комиссия әгъзалары катнашында коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Шул уңайдан Баландыш авыл китапханәсендә, балаларда патриотлык хисләрен тәрбияләү максатыннан, “Россия — минем Ватаным” исеме астында мәгълүмат сәгате үткәрелде. Россия көне — һәр россияле өчен истәлекле бәйрәм. Тарихыбыз безне күп нәрсәгә, шул исәптән, дөньядагы көчле дәүләт урынын яулап алу һәм үзенең бәйсезлеген раслау өчен, Россиянең күпгасырлык авыр юл үткәнен онытмаска да өйрәтә.

Шәтке  авыл китапханәсе "Надень народное на День России" Бөтенроссия акциясендә катнашты. Россия күпмилләтле ил, һәм һәр халыкның  кабатланмас традицион мәдәнияте бар, аның аерылгысыз өлеше булып милли костюм тора. Акция халык костюмының матурлыгын һәм миллилеген, төрле халыкларның милли мәдәниятләренең үзенчәлеген, традицияләрне саклауның мөһимлеген ассызыклау өчен үткәрелә.

13 июнь Үзәк авыл китапханәсе хезмәткәрләре Россия көненә багышланган "Россия йөзләрендә" тарихи экскурсиясең үткәрү максатыннан мәктәп яны лагерында булдылар.

12 июнь - Россия көнен дәүләтебезнең һәр җирендә билгеләп үтәләр. Шул рәвешле үз традицияләре, тарихы, халкы, җиңүләре булган бөек илебезне данлыйбыз.

Алан авылы китапханәсендә дә Россия көненә багышланган тарихи сәгать узды. Чараның максаты - үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек һәм гражданлык формалаштыру, РФнең дәүләт символларын - гербын, эләмен, гимнын популярлаштыру, дәүләтебез тарихы турындагы белемнәрне арттыру иде.

11 июнь көнне, Россия көне алдыннан, «Киләчәк» яшьләр үзәге мәйданчыгында асфальтта «Россияне рәсемгә төшерәбез» дигән рәсемнәр ясау конкурсы узды.

Китапханә хезмәткәрләре җитәкчелегендә балалар асфальтта: төрле төстәге йортлар, каеннар, чәчәкләр, кояш һәм, әлбәттә, Россия флагын рәсемгә төшерделәр.

11 июнь көнне Айдар авыл китапханәсендә Пушкин картасы кысаларында тозлы камырдан җиләк-җимешләр кәрҗине әзерләү буенча «Тозлы камырның тылсымлы дөньясы» дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде. Тозлы камырдан төрле декоратив әйберләр ясау традициясе бик борынгы заманнардан ук килә һәм бик популярлашып китте. Чөнки камыр материал буларак, эластик, сузылучан. Аннан төрле фигуралар ясау бик җиңел. Мондый әйберләр озак сакланалар. Ә камыр белән эшләү исә кешеләргә әйтеп бетергесез зур ләззәт бирә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International