Шул уңайдан 21 февраль көнне “Тел кешене дус итә,бер-берсенә беркетә” дип исемләнгән мәдәни чара үтте. Бу чарада төрле сыйныф укучылары катнаштылар. Алар Туган телгә багышланган шигырьләр укыдылар, мәкальләр әйтештеләр.Чараның ахыры Туган тел җыры белән тәмамланды.
Без бәйгеләрдә катнашкан әти-әниләргә бакча коллективы исеменнән истәлекле бүләк һәм грамота бирәбез. Яңа гына уздырылган “Неопалимая купина” бәйгесендә Лесной балалар бакчасыннан 6 төрле эш белән катнашкан идек, шуның икесе II, III урыннар алды. Без бәйгеләрдә катнашкан әти-әниләргә, балаларга саулык-сәламәтлек, озын гомер, бик күп бәхет-шатлыклар, уңышлар теләп калабыз.
Шул уңайдан Максабаш авыл китапханәсендә "Татар теле - шагыйрьләр теле" исемле поэзия сәгате үткәрелде. Бу көннең килеп чыгу тарихы аңлатылды. Балалар "Татар теле - шагыйрьләр теле" китап күргәзмәсенә куелган китаплар белән таныштылар. "Тел ачкычы" исемле күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде. Шул китапка кергән тел турында шагыйрьләрнең шигырьләре укылды.
Бу бәйрәм-хәрбиләргә, туган җирен, халкыбызның иминлеген саклаган батырларга, Ватан алдындагы изге бурычын үтәп ил сагында торучы ир-егетләргә олы ихтирам билгесе. 24 февраль көнне, әлеге бәйрәм уңаеннан, Айдар авылы китапханәчесе Алсу Фаляхова мәдәният йорты директоры Резедә Фаляхова белән берлектә “Ягез әле, егетләр!” бәйгесе оештырдылар. Бу ярышта “Дуслык” һәм “Җомга” командалары үзара көч сынашып, үзләрен кыю, үткен һәм чын ир-егет икәнлекләрен расладылар. Бәйрәм күтәренке рухта, җыр-биюләр белән үрелеп барды.
Уенда ике команда: әтиләр командасы һәм булачак солдат егетләребез катнашты. Уен, концерт номерлары белән үрелеп барылды.
Чара барышында, китапханәче, гаять зур әһәмияткә ия булган телебез - тормыш-көнкүрешебезнең аерылгысыз бер өлеше, һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияте, тарих көзгесе булуы турында сөйләде. Укучыларыбыз игътибарына «Әнием теле - күңелем гөле» күргәзмәсе, танылган шәһесләребезнең туган тел турындагы шигырьләре, “канатлы сүз”ләреннән төзелгән презентация тәкъдим ителде. Ике командага бүленеп “Халык авыз иҗаты - туган телебез сакчысы” викторинасында укучыларыбыз бик теләп катнаштылар. Катнашучылар баллы призларга, ә малайлар - 23 февраль бәйрәме уңаеннан кечкенә сюрпризларга ия булдылар.
Шул максаттан, китапханәче тәкъдиме белән, 23 февраль көнне Олы Мәтәскә авылында беренче тапкыр шәҗәрә бәйрәме үткәрелде. “Без – Имаметдин бабай оныклары”дип исемләнгән бәйрәмгә Имаметдин бабай нәселенең бик күп онык, берничә буын оныкчыклары җыйналды. Зал авыл халкы һәм кайткан кунаклар белән тулы иде. Бәйрәм бик күңелле узды. Тамашачылар шәҗәрә бәйрәмнәре дәвамлы булсын дигән теләктә таралыштылар.
Килгән кунагыбыз да бар иде, ул - ГБУ “БДД” Казан шәһәренең Саба районы бүлеге җитәкчесе Закиров Д.Р. Балалар балалар бакчасына килү өчен имин юлны дөрес сайлау күнекмәләрен күрсәттеләр. Әлеге чараларның максаты бик җитди: балаларны юл билгеләрен аера белүне, юлда хәвефсезлек кагыйдәләрен өйрәтүне дәвам итү; юлларда күзәтүчәнлекне, игътибарлыкны, мөстәкыйль фикерләүне үстерү; урамда, җәмәгать транспортында, торак зоналарда үз-үзеңне тоту мәдәниятен тәрбияләү. Бәйрәмгә чакырылган кунак –Закиров Д.Р. балаларга җәяүлеләрнең юлда йөрү үзенчәлекләрен, транспортта үз-үзеңне тоту күнекмәләрен тагын бер кат искә төшерде, соңыннан истәлекле бүләкләр тапшырды һәм “Аркадий Паровозов” дигән тәрбияви мультфильм карап, шуның буенча нәниләр белән әңгәмә уздырды.
Күргәзмәдән китап укучылар да файдаланды.