15 февраль татар шагыйре һәм язучысы Муса Җәлилнең туган көне. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияче Гүзәлия Касимова «Җәлил – бөек шагыйребез» темасына әңгәмә үткәрде. Әңгәмәнең максаты буларак балаларда Муса Җәлил һәм аның иҗатына хөрмәт тәрбияләү тора иде. Балаларга шагыйрьнең тормышы турында презентация тәкъдим ителде, Җәлилнең шигырьләре укылды.
Бөек шәхес арабызда бик күптәннән инде булмаса да, аның иҗаты мәңгегә халык күңелендә кала бирә. Аның шигырьләрендә халык язмышы сүрәтләнә. Патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең шигъри таланты, сугышчан батырлыгы һәм хәрби оештыру осталыгы фашизмга каршы аяусыз көрәштә бөтен тулылыгы белән ачылды. Аның исеме дөньяда үзенең Ватанына, үз халкына турылыклы булуның гүзәл символына әйләнде. Муса халыклар дуслыгы җырчысы буларак җир йөзендә зур соклану тудырды. Муса Җәлил поэзиясе тау елгасы кебек көчле һәм ярсу да, кырыс һәм шаян да, дәртле һәм сагышлы да. Аның шигырьләрендә халык язмышы сүрәтләнә. Лесной балалар бакчасында бүген тәрбияче балаларны Муса Җәлилнең иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырды. Балалар игътибар белән тәрбияченең сөйләмен тыңлап тордылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.
Әлеге күргәзмәдә сәламәт яшәү рәвеше темасына багышланган мәгълүматлар куелды. «Смех продлевает жизнь» исемле тамага китап укучылар белән лекция тыңланды.
Һәр милләттә исеме телгә алынуга ихтирам уята торган шәхесләр була.Җәлил исемен илебез халкы горурлык белән искә ала.Һәр буын аны йөрәгендә саклый.Аның көрәше һәм эшчәнлеге- күпләр өчен кыюлык һәм батырлык үрнәге буларак ,без балаларыбызга кече яшьтән үк боларны өйрәтеп, аңлатып үстерергә бурычлы. Кечкенәдән алган тәрбия баланың күңеленә сеңеп кала һәм гомерлек маяк булып тора.Җәлил иҗаты әдәбиятыбызга кыйммәтле хәзинә булып кереп калды. Шушы уңайдан,Алан авылы китапханәсендә ,15 февраль көнне ,Алан балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен, патриотик чара үткәрелде.Алар Муса Җәлилнең биографиясе белән таныштылар,шигырьләрен һәм җырларын тыңладылар,сорауларга җавап биргәч,үз фикерләре белән уртаклаштылар.
15 февраля в Верхне Кибякозинской сельской библиотеке была организована книжная выставка "С песней в месте побеждая", посвященная творчеству Мусы Джалиля.
С учениками проведена беседа о жизни и творчестве поэта. Читали стихи из книги "Верным друзьям".
Муса Җәлил Татарстанда гына түгел бөтен Рәсәй буенча легендар шагыйрь булып санала. Аның шигырьләре яшьләр өчен патриотизм рухы тәрбияли. Шәтке авылы китапханәсендә Муса Җәлилгә багышланган китап- күргәзмә эшли башлады.
Балалар шагыйрьнең туган илгә мәхәббәт белән сугарылган шигырьләрен кызыксынып тыңладылар.
Күкчә авылы китапханәсендә 15 февраль герой –шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан “Өзелгән җыр эзеннән” - дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде.Күргәзмәгә шагыйрьнең әсәрләре куелды.
Килгән кунакларыбыз да бар иде, алар- ГБУ “БДД” Казан шәһәренең Саба районы бүлеге җитәкчесе Закиров Д.Р. һәм район мәгариф бүлегендә мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү методисты Саетова А.Н. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары “Яшел ут”, ә зурлар төркеме балалары “Балалар бакчасына юл” темасына төрле чаралар уздырдылар. Әлеге чараларның максаты бик җитди: балаларны юл билгеләрен аера белүне, юлда хәвефсезлек кагыйдәләрен өйрәтүне дәвам итү; юлларда күзәтүчәнлекне, игътибарлыкны, мөстәкыйль фикерләүне үстерү; урамда, җәмәгать транспортында, торак зоналарда үз-үзеңне тоту мәдәниятен тәрбияләү.Бәйрәмгә чакырылган кунак –Закиров Д.Р. балаларга җәяүлеләрнең юлда йөрү үзенчәлекләрен, транспортта үз-үзеңне тоту күнекмәләрен тагын бер кат искә төшерде, соңыннан истәлекле бүләкләр тапшырды һәм “Аркадий Паровозов” дигән тәрбияви мультфильм карап, шуның буенча нәниләр белән әңгәмә уздырды.
15 нче февральдә "Әфганстан – йөрәк ярасы"- дигән презентация эшләнде. Китапханәче "Әфган" сугышы һәм анда катнашкан авылдаш батырлар турында гади һәм аңлаешлы итеп ачарга тырышты. "Батырларга мәңгелек дан!" - дигән китап күргәзмәсе куелды.