Бүген, безнең Теләченең беренче номерлы бакчабызда, шөгыльләр юл йөрү кагыйдәләренә, аларны тагын бер кат искә төшереп үтүгә, белгәннәрне ныгытуга багышланды.

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

Килгән кунакларыбыз да бар иде, алар- ГБУ “БДД” Казан шәһәренең Саба районы бүлеге җитәкчесе Закиров Д.Р. һәм район мәгариф бүлегендә  мәктәпкәчә белем  һәм тәрбия бирү методисты Саетова А.Н. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары “Яшел ут”, ә зурлар төркеме балалары “Балалар бакчасына юл” темасына төрле чаралар уздырдылар.  Әлеге чараларның максаты бик җитди: балаларны юл билгеләрен аера белүне, юлда хәвефсезлек кагыйдәләрен өйрәтүне дәвам итү; юлларда күзәтүчәнлекне, игътибарлыкны, мөстәкыйль фикерләүне үстерү; урамда, җәмәгать транспортында, торак зоналарда үз-үзеңне тоту мәдәниятен тәрбияләү.Бәйрәмгә чакырылган кунак –Закиров Д.Р. балаларга җәяүлеләрнең юлда  йөрү үзенчәлекләрен, транспортта үз-үзеңне тоту күнекмәләрен тагын бер кат искә төшерде, соңыннан истәлекле бүләкләр тапшырды һәм “Аркадий Паровозов” дигән  тәрбияви мультфильм карап, шуның буенча нәниләр белән әңгәмә уздырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International