Муса Җәлил- татар халкының бөек шагыйре.

2017 елның 17 феврале, җомга

Һәр милләттә исеме телгә алынуга ихтирам уята торган шәхесләр була.Җәлил исемен илебез халкы горурлык белән искә ала.Һәр буын аны йөрәгендә саклый.Аның көрәше һәм эшчәнлеге- күпләр өчен кыюлык һәм батырлык үрнәге буларак ,без балаларыбызга кече яшьтән үк боларны өйрәтеп, аңлатып үстерергә бурычлы. Кечкенәдән алган тәрбия баланың күңеленә сеңеп кала һәм гомерлек маяк булып тора.Җәлил иҗаты әдәбиятыбызга кыйммәтле хәзинә булып кереп калды. Шушы уңайдан,Алан авылы китапханәсендә ,15 февраль көнне ,Алан балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен, патриотик чара үткәрелде.Алар Муса Җәлилнең биографиясе белән таныштылар,шигырьләрен һәм җырларын тыңладылар,сорауларга җавап биргәч,үз фикерләре белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International