Бөек шәхес арабызда бик күптәннән инде булмаса да, аның иҗаты мәңгегә халык күңелендә кала бирә. Аның шигырьләрендә халык язмышы сүрәтләнә. Патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең шигъри таланты, сугышчан батырлыгы һәм хәрби оештыру осталыгы фашизмга каршы аяусыз көрәштә бөтен тулылыгы белән ачылды. Аның исеме дөньяда үзенең Ватанына, үз халкына турылыклы булуның гүзәл символына әйләнде. Муса халыклар дуслыгы җырчысы буларак җир йөзендә зур соклану тудырды. Муса Җәлил поэзиясе тау елгасы кебек көчле һәм ярсу да, кырыс һәм шаян да, дәртле һәм сагышлы да. Аның шигырьләрендә халык язмышы сүрәтләнә. Лесной балалар бакчасында бүген тәрбияче балаларны Муса Җәлилнең иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырды. Балалар игътибар белән тәрбияченең сөйләмен тыңлап тордылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.