Безнең бакчада балаларны атнага ике көн Ренат Рифхат улында музыка белән шөгыльләнәләр. Баянда һәм гармунда бию – җырлау балаларга бик ошый. Алар музыка шөгылен түземсезләнеп көтеп торалар.
25 нче гыйнвар көнне Баландыш төп мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучылары өчен “ Кече яшьтәге мәктәп укучыларының укуга кызыксынуларын арттыру факторы буларак, укыту - тәрбия процессына проект- тикшеренү эшләрен куллануны кертү ”темасына район конференциясе үткәрелде. Укучылар проект эшләрен якладылар, ачык дәресләр үткәрделәр. Әлеге конференциядә безнең мәктәптән Г.Т.Мохтарова катнашты.
22 - 25 нче гыйнварда Казан шәһәрендә Республика фән олимпиадаларының астрономиядән йомгаклау туры үтте. Астрономия фәненнән олимпиадада Теләче урта мәктәбе укучысы Бариев Айзат катнашты. Бариев Айзат олимпиадада уңышлы чыгыш ясап, призлы урын яулады. Айзатны олимпиадага физика укытучысы И.Х.Алексеева әзерләде. Унышларыгыз белән котлыйбыз.
26 январь көнне Теләче үзәк китапханәсенең уку залында экология елы уңаеннан “Мин табигать баласы” дип исемләнгән, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Бердәмлек илләре рәссамнар берлеге әгъзасы, якташ язучыбыз, журналист, рәссам Дания Гайнетдинова белән очрашу кичәсе уздырылды. Әлеге кичәдә татар теле укытучылары, китапханәчеләр, Теләче урта мәктәбе укучылары һәм аның иҗатын яратучы укучыларыбыз катнашты. Кичә барышында язучының иҗатын яктырткан презентация күрсәтелде, аның шигырьләренә язылган җырлар яңгырады, мәктәп укучылары әсәрләрен сәнгатьле итеп укыдылар, шигырьләрен яттан сөйләп очрашуны баеттылар. Чара барышында Дания Гайнутдинова үзенең иҗади эшчәнлеге турында сөйләде. Кичәдә катнашкан һәркем очрашудан ләззәт алып, илһам һәм моң дулкынында йөзде.
Ул укучылар белән табигатьне ничек саклау һәм Кызыл китап турында әңгәмә белән башланып китте.Яшь китап укучылар игътибарына танылган рус язучылары К. Г. Паустовский, И. С. Тургенев, Л. Н. Леонов, А. М. Горький, М. А. Шолоховларның туган як табигате турында әйткән фикерләре китерелде.Балалар табигать,урман җәнлекләре турында табышмаклар чиштеләр.Әңгәмә рус классикларының шигырьләре белән тәмамланды. Бу чарада башлангыч сыйныфлардан 8 укучы катнашты.
Бәйрәм югары уку йортларында, техникумнарда укучы яшьләр белән очрашу формасында үткәрелде. Катнашучылар уку, тулай торак тормышы турында сөйләделәр, конкурсларда актив булдылар. Менә дигән бәйрәм килеп чыкты. Кичә төрле мавыктыргыч уеннар белән дәвам итте һәм түгәрәк өстәл артында тәмле торт белән чәй эчеп тәмамланды.
Шуны күздә тотып 25 январь көнне Максабаш авылы китапханәсендә «Табигать дөньясына китап аша» дип аталган китап күргәзмәсе төзелде.
Плакатта туган як табигате сүрәтләнә һәм аңа мәхәббәт тәрбияләнә.
Балалар белән "Әкият иленә сәяхәт" исемле очрашу оештырды. Балалар үзләренең яраткан әкиятләрен сөйләделәр, төрле сорауларга җаваплар бирделәр.
10 ноябрьдән 19 декабрьгә кадәр Дәүләт бюджет өстәмә белем бирү учреждениясе “Мәктәптән тыш эшләр Республика үзәге” тарафыннан “Әкиятләр иле 3 д да” дип исемләнгән республика конкурсы үткәрелде. “Композиция” номинациясендә Теләче районы Балалар иҗат үзәгеннән Нигматзянов Данис, Ибатуллина Ризәлә, Шәмсетдинов Данис, өстәмә белем бирү педагогы Фасхетдинов Алмаз Хабир улы җитәкчелегендә, 2 урынга лаек булдылар.