Татар әдәбияты дөньясына Г.Галимуллина журналистикадан килеп керде.

2017 елның 3 феврале, җомга

Гөлсинә Наил кызы үз әсәрләрендә татар хатын-кызының гаиләсе, балалары хакына тормыш мәйданындагы көрәшен чагылдыра, алар хисләргә, матур образларга бай, шул ук вакытта тирән эчтәлекле һәм җитди фикерле дә. Алар беркемне дә битараф калдырмый, укучыны әле шатландыра, әле уйланырга мәҗбүр итә. 2 февраль  көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә,клуб белән берлектә  “Оста куллар” берләшмәсенә йөрүчеләр белән Г. Галимуллинаның иҗатына багышлап  “Нур сибүче каләм иясе” исемле күргәзмәгә күзәтү ясап, әнгәмә-сөйләшү алып барылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International