2 нче февраль көнне Балалар иҗат үзәге тарафыннан “Иң шәп вожатый” конкурсы уздырылды. Бу конкурста Олы Мишә урта мәктәбеннән “Алмаш” дружинасы әйдаманы Шакурова Ф. катнашты.10 нчы сыйныф укучысы үзен , отряд әйдаманы буларак, иҗади яктан сәләтле итеп күрсәтте. Укучыбыз бәйге барышында барлык конкурсларда да нәтиҗәле чыгыш ясады.