«Кто любит спорт, тот здоров и бодр» говорит народная мудрость. Учащиеся нашей школы очень любят спорт. Во время перемен в школьном спортзале они играют волейбол, баскетбол, бадминтон. А ученики младших классов любят танцы.
Чара барышында укучылар авылның эколгик торышы белән таныштылар һәм «Экологическая рулетка» дип исемләнгән уенда актив катнаштылар.
Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәрипович Шәймиевның олуг юбилее уңаеннан 20 январь көнне Максабаш авылы китапханәсендә беренче Президент хөрмәтенә "Ил язмышын салып иңенә" дигән исемдә китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмәдә Минтимер Шәймиевның тормыш юлын чагылдырган материаллар урын алды.
20 январь көнне Күкчә авылы китапханәсендә Татарстанның Беренче Президенты, татар халкының олуг шәхесе Минтимер Шәймиевкә 80 яшь тулу уңаеннан “Гомер үзе бер моң, яшәү – үзе матурлык”-дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде. Күргәзмәгә аның тормышы,эшчәнлеге турында китапханә фондыннан китаплар куелды.
Укучылар сәламәт яшәү зарурлыгын аңлауга ирешү йөзеннән, кышкы табигатькә чыктылар, тауда чана - чаңгы шудылар, алар төрле кызыклы уеннар уйнадылар, саф һава суладылар. Сәяхәт барысына да бик ошады.
Өлкәннәр балалар өчен төрле кызыклы уеннар үткәрелде. Халык күңелле итеп тау шуды. Барсыда кәнагать калдылар.
Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбендэ ел саен, Матур язу көне уңаеннан, “Иң матур язучы укучы” конкурсы үткәрелә. Конкурста 1-4 сыйныф укучылары арасында иң матур һәм грамоталы язучылар булып Нигъмәтҗанова Ризәлә, Плеханов Ильяс һәм Муликова Динәләр танылды.
Аларга тагын да зур уңышлар телибез.
Калган укучыларга матур язу өстендә тагын да тырышыбрак эшләргә кирәклеге әйтелде.
Олы Мишә урта мәктәбендә һәр атнаның сишәмбесендә ПДД һәм БДД буенча сыйныф сәгатьләре үтә. Сыйныф сәгатьләрендә укучылар юл йөрү кагыйдәләре, юл иминлеге турындагы белемнәрен ныгыталар. ПДД буенча викторина сорауларына җавап бирәләр. Презентацияләр карап, хәвеф-хәтәрләрдән саклану чараларын өйрәнәләр.
24 гыйнвар көнне курсларда район Башлыгы И.Ф.Зарипов, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Р.Х.Низаметдинов, хуҗалык җитәкчеләредә катнаша.