Шулай ук сугыш ветераннарына, ярдәмгә мохтаҗ, ялгыз яшзүче тыл хезмәтчәннәренә укучылар беркетелде,укучылар педагог-организатор Гинатуллина Г.Н. җитәкчелегендә һәр атнаның җомга көнендә ялгыз әбиләрдә булып аларга кар көрәүдә, йорт эшләрендә булышалар.
Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең 6 класс укучылары каникулдан соң Юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр. Презентация « Юлда һәрвакыт сак бул! » дип, укучыларның тагын бер кат исләренә төшрде: һәркемнең язмышы үз кулында! Соңыннан класс җитәкчесе тема буенча КВН үткәрде.
Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә каникуллардан соң яңадан җанлы тормыш башланды. 9 һәм 11 сыйныф укучылары Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнәләр. Бу көннәрдә укучылар сайлап алган фәннәр буенча тестлар эшләделәр. Урта сыйныф укучылары бик теләп тугәрәрәкләргә йөри.
Шау-шулы каникуллардан соң башланган 3нче чирекнең беренче атнасы үтеп тә китте. Баландыш төп мәктәбе тулы канлы тормыш белән яши башлады. Уку спорт түгәрәкләре, ярышлар, конкурслар белән үрелеп бара. Бүген дә 4 укучыдан ( Йосыпова Р., Назипов З., Заббаров А., Шакирова А.) торган команда Казан шәһәренә бадминтон буенча ярышка китте. Аларга уңышлар телибез!
«Кому спели, тому добро…» дип исемләнгән программада күп кенә кызыклы әйтемнәр,сынамышлар,йолалар, җырлар искә төшерелде. Бердәм булып яңа ел җырларын искә төшерделәр һәм кыш темасына багышланган табышмакларга җаваплар таптылар. Халык бәйрәмнәре тамасын яктырткан китаплардан күргәзмә төзелде.
11 январь – иң әдәпле бәйрәмнәрнең берсе- Халыкара “Рәхмәт” көне.
Үз-үзеңне әдәпле тотарга кирәклеге турында без инде бәләкәйдән үк беләбез. Тормышта гына ул “җылы сүзләр”нең мәгънәсе турында уйланып тормыйбыз. Ләкин ул сүзләрнең чын мәгънәсендә сихри көчкә ия булуы күренеп тора- кешеләр ул сүзләр аша бер-берсенә шатлык бүләк итәләр, игътибарлы икәннәрен күрсәтәләр һәм күңелләрдә яхшы тойгылар гына уяталар. Ә ул тойгыларсыз яшәү рәвеше дә караңгы һәм ярлы булыр иде. Халык юкка гына “Бер рәхмәт мең бәладан коткара” димәгән.
Бүген Баландыш төп мәктәбендә үткәрелгән тәрбия минутлары “Рәхмәт” сүзе һәм итагатьлеккә багышланган иде.
Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды: 2017 елның 1 гыйнвареннан ата-аналарның балалар бакчасына түләудә булган үзгәрешләр белән якыннан таныштыру . Компенсация түләүләренең - беренче балага 20%, икенчегә 50%, өченче балага 70 % - сакланып калынуын аңлату . Өстәмә компенсация түләү һәрбер гаилә членының кеременә карап түләнүен кабат аңлатып китү.
Зурлар группасындагы балалар китапханәче белән бергә “Әкиятләрне без яратып укыйбыз, геройларын өйрәнәбез” дип исемләнгән әкиятләр дөньясына сәяхәт кылдылар. Балалар әкиятләрне укыганнан сон, сорауларга җаваплар бирделәр. Шулай ук уенчык- картинкалар белән дә таныштылар.
Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының район советы һәм Муниципаль казна учреңдениясе “Тарарстан Республикасы Теләче муницмпаль районының Башкарма комитеты мәгариф бүлеге” тарафыннан “Гадел яшәргә кирәк” дип исемләнгән коррупциягә каршы рәсем конкурсының муниципаль туры нәтиҗәләре билгеле булды. Балалар иҗат үзәге түгәрәкләренә йөрүче укучылар Мухаметзянова Әдилә, өстәмә белем бирү педагогы Баширова Нурия Илдус кызы җитәкчелегндә 1 урынга, Мәхмүтова Диләрә, өстәмә белем бирү педагогы Баева Зилә Рафаил кызы җитәкчелегендә 2 урынга лаек булдылар. Без аларны котлыйбыз. Республика турында да алдынгы урыннар алуларын телибез.
Укучыларда матур әдәбияткә, китапка мәхәббәт тәрбияләү, тел байлыкларын үстерү, дөньяга карашын киңәйтү йөзеннән Теләче җирлекара китапханәсендә “Әдәби календарь” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде. Январь ае күренекле язучыларыбызның юбилейларына бай ай. Күргәзмә янында язучы, драматург М.Әмирнең тууына 110 ел, шагыйрь Р.Вәлиевка -70 яшь, шагыйрь Зөлфәтнең тууына 70 ел, язучылар Н.Каштан, А. Хәлимгә 75 яшь тулу уңаеннан “Җан азыгы – китап” дигән күзәтү үткәрелде. Укучылар язучыларның тормыш юллары һәм иҗат еллары белән таныштылар.