Ярышларда республиканың барлык муниципаль берәмлекләреннән җыелма командалар катнашты, шул исәптән районыбызның Теләче урта мәктәбендә укучы яшүсмерләр командасы да (тренерлары – балаларга белем һзм тәрбия бирү үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Артур Хәбиров). Уен нәтиҗәләре буенча, безнең район командасы лаеклы 2-нче урыннны алды. 1 нче урында Яр Чаллы шәһәренең 5 нче номерлы мәктәбе укучылары, 3 нче урында шулай ук Яр Чалллыдан 56 нчы мәктәп яшүсмерләре. Җиңүчеләргә кубок, диплом һәм медальләр тапшырылды.
15 гыйнвар көнне Н- Челны шәһәрендә 2005-2006 елгы малайлар арасында мини-футбол буенча турниры булып узды. Уен нәтиҗәләре буенча командабыз 2 нче урынны яулады.
Уен 5:4 Нефтяник командасы файдасына төгәлләнде.
Егетлэр «Спутник» командасын 7:4 исэбе белэн жинугэ иреште.
13 нче январь көнне Баландыш мәдәният йортында китапханәче белән берлектә “Оста куллар” һәм “Ядъкәр” фольклор берләшмәләренә йорүчеләр өчен “Бәйрәм булсын тагын да!..” дип исемләнгән искечә Яңа ел бәйрәме уздырылды. Бәйрәмгә килүчеләрне Кыш бабай, Кар кызы каршы алды. Бәйрәм барышында хәрәкәтле уеннар, шигырь сөйләүләр, җырлар башкарылды, бәйрәм биюләр белән үрелеп барылды. Уеннарда катнашкан һәрбер кешегә бүләкләр бирелде. Кичә чәй табыны артында дәвам итеп бик күңелле үтте.
Шушы авылда туып үсеп, бүгенгесе көндә төрле авыл һәм шәһәрләрдә яшәүче авылдашларыбыз да бик күп кайткан иде әлеге бәйрәмгә. Кичә төрле уеннар, җыр-биюләр белән аралаштырып табын артында алып барылды.”Бер күрешү-үзе бер гомер” дип исемләнгән авылдашлар очрашуы озак елларга халык хәтерендә калыр, очрашуның җылылыгы күңелләрдә озак сакланыр.
Укучыларга уенда катнашу бик ошады. Командалар һәрберсе тиешле нәтиҗәләргә ирештеләр.
Бу этапта безнең мәктәптән җәмгыять белеме һәм татар теленнән 9 нчы сыйныф укучысы Шарипова З.( җитәкчеләре Бикчантаева Д.М., Хайретдинова Я.Р.), 4 сыйныф укучылары Сөнгәтуллина Ә.М., Шгабиева А.Р. (җитәкчесе Каримуллина Ә.Н) катнашалар. Укучыларга уңышлар телибез!
Олы Мишә урта мәктәбендә “Көн саен яхшылык кыл!” девизы астында изге эшләр кылу дәвам итә. Укучыларыбыз мәктәптә “Җимлек”операциясе, тимурчылык эшләрендә актив катнашалар. Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә куелган һәйкәл дә укучылар игътибарыннан читтә калмый. Һәйкәл янын һәрдаим тәртиптә тотарга тырышалар.
Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә Валентин Катаевның 120 еллыгына багышлап китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә куелган китаплар арасында укучыларны иң нык тетрәндергәне – “Полк улы” китабы булды. Балалар авыл малае Ваня Солнцевның язмышына битараф кала алмадылар. Әдипнең сугыш турындагы башка әсәрләрен дә кызыксынып укыдылар. Күргәзмә ай ахырына кадәр эшләячәк.